Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өченче утырышында катнаша.
Президиум карары нигезендә, утырышның көн тәртибенә 17 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 5 республика законы проекты һәм 7 федераль закон проекты.
Беренче укылышта карау өчен юнәлеш комитетлаы тарафыннан республиканың Җир һәм Экология кодексына, шулай ук урманнардан файдалану һәм коррупциягә каршы көрәш турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән.
Икенче укылышта Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралачак, аның нигезендә чит ил гражданлыгы яки ватандашлыгы булган Россия гражданнары өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә тыю билгеләнә.
Утырышның көн тәртибенә 2020 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап кертелгән.
Моннан тыш, депутатларга Идел буе федераль округы буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәт департаменты (Росгидромет) эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Әлеге мәсьәлә кысаларында парламентарийлар шулай ук Татарстан территориясендә әйләнә-тирә мохит торышы турында фикер алышырга, хакимият һәм идарә органнарын, республика халкын әлеге мәгълүмат белән тәэмин итүне тулысынча анализларга планлаштыра.
Егерме өченче утырышта парламентның 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
Кайбер юнәлеш комитетлары рәисләре көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар.
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме өченче утырышы көн тәртибе 26 мәсьәлә белән расланды.
Тулырак мәгълүмат ТР Дәүләт Советы сайтында . https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/1159.htm