Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанда объектлар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә барышында бүгенге көндә төзелеш эшләре барган юллар төзелеше объектлары каралды. Шундый объектларның берсе – Несмелов урамыннан М-7 “Идел” федераль әһәмияттәге автомобиль юлына кадәр автомобиль юлы төзелеше. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов аңлатмалар бирде.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов Вознесение трактының Гвардия урамыннан федераль әһәмияттәге М-7 “Идел” автомобиль юлына кадәр автомобиль юлы төзелешенең барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, эшләр ике этапта уздырылачак. Беренче участок төзелеше – Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр Вознесение тракты юлы. Вознесение тракты Казаннан М-7 федераль трассасына бишенче төп чыгу урыны булырга тиеш. Юл төзелешенең уйланылган срогы – биш ел.
Казанны транспорт ягыннан үстерүнең тагын бер мөһим объекты – Зур Казан боҗрасы төзелеше (Тихорецкий - Магистральный -Меховщиклар урамнары буенча).
Төзелешнең сроклары, кирәкле материаллар белән тәэмин итү, шулай ук махсус техниканың булуы турында фикер алыштылар.
Киңәшмә тәмамланганда Рөстәм Миңнеханов Мирный бистәсендә (Казан) тренировкалар, чаңгыда узышу һәм биатлон буенча ярышлар уздыру өчен спорт комплексы төзелешенең барышы белән танышты. Ул объект буенча ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин аңлатмалар бирде.