Татарстаннан Михайловларның күп балалы гаиләсе бүләккә “Соллерс” компаниясе җитештергән Fiat Ducato автомобилен алачак
01.08.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тиешле кешеләргә Татарстанда яшәүче Михайловлар гаиләсе өчен “Соллерс” компаниясе (элекке “Северсталь-авто” ААҖ) җитештергән Fiat Ducato автомобиленә заказ бирү эшен йөкләде.
Йөкләмә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әмерен үтәү максатын күздә тотып бирелде.
Искә төшереп узыйк: кичә Түбән Камада Хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев сигез бала тәрбияләүче Михайловларның күп балалы гаиләсе белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты гаиләнең илдәге демографик ситуацияне яхшыртуга керткән өлешен югары бәяләде һәм Михайловлар гаиләсенә “Северсталь-авто” ААҖ җитештергән Fiat Ducato автомобилен бүләк итәргә вәгъдә бирде.
“Бу гаиләгә соклану белдерер өчен сүзләр табуы авыр. Без еш кына балалар табуны “аннары”га калдырып, миллион сәбәп табабыз, тормыш чынбарлыкларына биреләбез, ләкин мисаллар бар бит”, - диде Минтимер Шәймиев.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика Президентының бу йөкләмәсен үтәүне үз контроленә алды.
Белешмә өчен:
Михайловлар гаиләсе сигез бала - биш малай һәм өч кыз тәрбияли, олы кызлары (1992 елда туган) мәктәпне тәмамлый.
Әтиләре, Михайлов Вячеслав Иванович, хирург. Әниләре, Зоя Петровна, баш хисапчы булып эшли, хәзерге вакытта декрет ялында – гаиләдә тугызынчы бала көтәләр.
2008 елның маенда гаилә Мәскәүгә Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү тантанасына чакырыла. Бу чара Кызыл мәйданда уза.
“Соллерс” компаниясе (элекке “Северсталь-авто” ААҖ)
“Соллерс” компаниясе “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә (Татарстан Республикасы) “Fiat Ducato” автомобильләрен коммерцияле җитештерү эшен 2007 ел ахырында башлап җибәрә.
Автомобильләр берничә комплектациядә (биш кузовлы 14 база версиясе: фургон, микроавтобус, комби, өч урынлы яки ике катлы, биш урынлы кабинасы булган шасси) җитештереләчәк.
Автомобильнең озынлыгы 4749 миллиметрдан алып 5599 миллиметрга кадәр, йөк күтәрүчәнлеге – 995 килограммнан 1505 килограммга кадәр. Автомобильне файдалану чыгымнарын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк кыйбат булмаган дизель двигателен аның төп өстенлеге дип саныйлар.
2008 елга план – 10 мең автомобиль җитештерү. Тулаем алганда, Fiat Ducato автомобильләрен җитештерү елына 75 мең автомобиль тәшкил итәргә тиеш. Мондый күләм 2012 елга планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте