Рөстәм Миңнеханов Казанда тарихи биналар карады

10.05.2013

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның тарихи үзәген әйләнеп чыкты. Аны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озата бардылар.

Сәфәрнең беренче тукталышы Рахматуллин урамындагы Дворяннар җыелышы кунакханәсе булды. Рөстәм Миңнехановка Олеся Балтусова хәбәр иткәнчә, Екатерина II, Александр Пушкин  һәм башка атаклы кунаклар туктап торган бинаны саклап калу мәсьәләсе менә инде ике ел буе, Татарстан Президенты аны беренче мәртәбә караганнан бирле хәл ителми.

Рөстәм Миңнеханов федераль милектә булган кунакханә хәле аяныч икәнен әйтте. Татарстан Президенты ТР буенча Росимуществога республика милкенә бинаны,  аның тирәсендәге корылмаларны һәм территорияне күчерү буенча активлыгы җитәрлек булмаган эш алып барына карата ризасызлык белдерде. Бу эш эшләнүгә, төзекләндерү инвесторы итеп “Ак Барс Банк” булырга әзер.

Сәфәрдә катнашучылар шулай ук Казанның иң иске бинасын – хәзерге вакытта “Адонис” тегү фабрикасы территориясендә урнашкан сәүдәгәр Михляев йортын да карадылар. Заманында Петр I туктап торган йорт хуҗасы бүгенге көндә Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты.  Президент бу бинаны төзекләндерерлек инвесторны билгеләргә кушты.

Мәскәү урамында Рөстәм Миңнеханов ASGинвестиция төркеменә милеккә бирелгән өч бинаны төзекләндерү барышы белән танышты. Мәскәү урамы, 70 адресы буенча урнашкан “Амур” кунакханә бинасы тыштан төзекләндереп бетерелгән диярлек, ә янында инде җимерелгән  Печән базары лавкалары урынына төзелеш башланмаган да диярлек. Һәм аны Мәскәү урамы, 66 адресы буенча урнашкан бинаны торгызуга тагын бер ел кирәк әле. Инвесторлар сүзләренчә, төзелешнең туктап тору сәбәбе бюрократик процедураларның озак баруы. Татарстан Президенты Уиверсиада вакытына төзелешнең тышкы ягын матурайтырга кушты.

Сәфәр ахырында Татарстан Президенты Вахитов һәм Яруллин урамнары киселешендәге Харовое күленә барды. Биредә Рөстәм Миңнеханов күл тирәсендә яшәүчеләр һәм күлне саклап калу өчен көрәшүче инициатив төркем әгъзалары белән очрашты. Күлне саклаучылар ТР Президентына ТР  Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының күлнең бер өлешен төзелешкә бирергә хәл иткәнен хәбәр иттеләр. Күл янында яшәүчеләр исә, үз чиратларында, күлне тулысынча һәм янындагы скверны саклап калу ягында.

Рөстәм Миңнеханов ике якның фикрен дә тыңлады һәм күлне саклаучылар ягын алды. Ул Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карарын бетерергә кушты. Президентның бу сүзләрен халык алкышлар белән каршы алды.

“Без монда сквер ясыйбыз, әмма сез дә үз өстегезгә тирәдәге территорияне чистартуны һәм паркны карап торуны алыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Шуннан ул янә монда эшләр барышын тикшерергә киләчәге турында әйтте.



ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов