Иннопром-2021 кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Кук Раша» ҖЧҖ генераль директоры белән очрашты

05.07.2021

Иннопром-2021 кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кук Раша» ҖЧҖ генераль директоры Дмитрий Капишников белән очрашты. Очрашу Иннопром-2021 халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.

«Кук Роботик» компаниясе Россиядә 2007 елдан бирле үз эшчәнлеген алып бара.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Россия Федерациясенең роботлаштырылган төбәкләренең берсе булып тора. Республикада гомуми сәнәгатьтә 400дән артык робот, шул исәптән 90 робот кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән укыту программалары кысаларында куелган.

Республиканың барлык техник югары уку йортлары белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, шулай ук барлык техник югары уку йортларында сәнәгать робот техникасы буенча база кафедралары булдырылган. 90нан артык уку комплексы булдырылган, алар базасында мәктәптән башлап урта махсус уку йортларына кадәр предприятиеләр өчен кадрлар әзерләү алып барыла. Шулай итеп, өзлексез белем бирү чылбыры булдырылды.

Татарстан Республикасы экспертлары белән берлектә 2015 елда WorldSkills стандартлары буенча «Сәнәгать робот техникасы» дигән яңа компетенция эшләнде.

Татарстан Президенты бүгенге очрашу барышында Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен махсуслаштырылган форум оештырырга тәкъдим итте. «Урта һәм кече эшкуарлык вәкилләренә робототехника мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм роботларны куллану буенча белем бирү семинарын уздырырга кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.