Рөстәм Миңнеханов Иннопром-2021 халыкара сәнәгать күргәзмәсе киңлекләрендә Беларусь Республикасы Сәнәгать министры белән очрашты

05.07.2021

Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМ-2021 халыкара сәнәгать күргәзмәсе киңлекләрендә Беларусь Республикасы Сәнәгать министры белән очрашты.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Беларусь – республиканың стратегик партнерларыннан берсе. «Беларусь соңгы еллар дәвамында тотрыклы рәвештә Татарстанның тышкы сәүдәдә лидер партнерлары арасына керә», - диде ул.

Татарстан предприятиеләренең Евразия икътисадый берлеге кысаларында сәүдә-икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне киңәйтү һәм гомуми транспорт-логистика потенциалын үстерү белән кызыксынуы зур, дип белдерде Татарстан Президенты.

«Март аенда Татарстанга бездән зур делегация килде, сезнең компанияләрнең потенциалы белән таныштылар», - диде Беларусь Республикасы Сәнәгать министры. Ул билгеләп үткәнчә, визит нәтиҗәләре буенча Белоруссия коллегалары башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтү вариантларын карарга әзер.

2020 елда Татарстанстат мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 870,4 млн.АКШ доллары тәшкил иткән (16,9%ка кимегән). Шул ук вакытта 2021 елның I кварталы үсеш күрсәтә.

Бүген Татарстанның барлык авыл хуҗалыгы техникасының 60%тан артыгы Белоруссиядә җитештерелгән. Белоруссия шәһәр автобуслары һәм трамвайлары да үзләрен яхшы яктан күрсәтте.

Татарстан Республикасында Белоруссия капиталы катнашында оештырылган предприятиеләр эшли:

– «МТЗ-Татарстан» сәүдә-җитештерү компаниясе» ҖЧҖ (Алабуга шәһәре) шулай ук җыю производствосы булып тора.

– «Амкодор-Бел» ҖЧҖ, Казан шәһәре (100%, «Амкодор» холдингы дилеры);

– «Молодечномебель» сәүдә йорты» ҖЧҖ, Әлмәт шәһәре;

«Пинскдрев» холдингының Казан вәкиллеге, Казан шәһәре;

Җыю производстволары:

– «МТЗ-Татарстан «ТПК» ҖЧҖ (Алабуга шәһәре);

– «ЕлАЗ ҖБ» ААҖ (Алабуга шәһәре, «МТЗ»ААҖ трактор продукциясе);

– «Казан лифт төзү заводы» ҖЧҖ (Казан шәһәре, «Могилевлифтмаш» ААҖ дилеры).


ТР Президенты Матбугат хезмәте.