Рөстәм Миңнеханов Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешенең республика штабы утырышын үткәрде

31.07.2008

31 нче июльдә Түбән Кама шәһәрендәге төзелеш мәйданчыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешенең республика штабы утырышы үткәрелде. Киңәшмә киңәйтелгән составта үтте. Анда Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, Проектның төп координаторы - «Татнефть» компаниясе, Проект заказчысы –«ТАНЕКО» компаниясе, Проект белән җитәкчелек итү компаниясе - «Флуор» корпорациясе, генераль проектчы - «ВНИПИнефть» институты, төзелеш буенча генераль подрядчы - “Камаглавстрой” Идарә итү компаниясе” ААҖ җитәкчеләре катнашты. Утырышка шулай ук безнең республика территориясендә урнашкан тимер-бетон эшләнмәләре җитештерә торган заводлар һәм Проектны тормышка ашыруда катнаша торган эре субподрядчылар җитәкчеләре дә чакырылган иде. Утырышны ачып, Премьер–министр Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тзаводлары комплексы Проектының туры финишка чыгуын билгеләп үтте. Шуңа күрә хәзер Проектны гамәлгә ашыруда катнашучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне максималь рәвештә җайларга кирәк. Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика хөкүмәтенең беренче затлары катнашындагы мондый утырышлар төзелеш штабында кимендә айга ике тапкыр үткәрелер дип хәбәр итте. ”Без, Проектны гамәлгә ашыру өчен, барлык ресурсларны кулланырга тиешбез. Төзелеш барышында килеп чыга торган тәнкыйди мәсьәләләрне килешеп хәл итәрбез, без барыбыз да ярдәмчеләр”, - дип ачыклап әйтте Рөстәм Миңнеханов. Утырыш барышында докладлар белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, «ТАНЕКО» ААҖ нең генераль директоры Хәмзә Баһманов, «Флуор» корпорациясе ягыннан проект директоры Дональд Стокли, «ВНИПИнефть» институты генераль директоры Владимир Капустин чыгыш ясадылар.
ТАНЕКО» ның генераль директоры Хәмзә Баһманов Комплексны беренче сафка кертүнең тәүге чоры төзелешенең барышы турында сөйләде. Тулаем алганда, объектлар буенча проектлаштыру, төзелеш һәм җиһазлар сатып алу эшләре график буенча бара. Бүгенге көнгә төзелеш-монтаж эшләрен (ТМЭ) алып бару өчен проект-смета документлары (ПСД) 11 млрд. сум күләмендә бирелгән, ПСД 5,5 млрд сум күләмендә үтәлгән, шул исәптән июльдә - 600 млн. сум. Август аена ПСД булуга һәм ресурслар белән тәэмин ителүгә карап, эшләр җыелмасы 998 млн. сум күләмендә булыр дип килешенгән. Төзелеш башыннан алып, барысы 32,1 млрд.. сум финансланган, 20,9 млрд. сум үзләштерелгән.
Төзелеш-монтаж эшләре башлыча товар һәм чимал парклары, гомумзавод хуҗалыгы объектлары биналарының ЭЛОУ-АВТ-7 җайланмасына, тышкы челтәр катламына юнәлдерелә. Төзелеш мәйданчыгында 1200 кеше эшли (озайтылган зш көннәре белән ике сменада), 195 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
Х.Баһманов мәгълүматын тыңлап, Премьер-министр: “Сезнең оптимизм ышаныч тудыра. Игътибарны шуңа юнәлдерергә телим: барлык Проектны гамәлгә ашыруда катнашучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр контрактларда ныгытып теркәлергә тиеш”, - дип билгеләп үтте.
«Камаглавстрой ҖК” ААҖ нең генераль директоры үзенең чыгышында түбәндәгеләрне хәбәр итте: Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелеш мәйданчыкларында планлаштырылган төзелеш-монтаж эшләре күләмен исәпкә алып, бүген ресурсларны яңарту алып барыла, төп субподрядчылар инде билгеләнгән. “2008 елның ахырына мәйданчыкка 11 мең кешене мобилизацияләү көтелә, алдагы елга – 13-15 мең кеше”, - дип ачыклап үтте Валерий Самилов. Комплексның төзелеш мәйданчыгында техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча эшләрнең торышын тикшерүгә штабта аерым игътибар бирелде. Бу мәсьәлә буенча доклад белән «Промстрой» СМТ ААҖ нең («Камаглавстрой» Идарә итү компаниясе структурасына керә) баш инженеры Геннадий Ефремов чыгыш ясады. Әлеге темага аңлатма биреп, Премьер-министр: “Куркынычсызлык мәсьәләсе бик мөһим. Россия Федерациясе законнар җыелмасында булган барлык таләпләр дә катгый үтәлергә тиеш”, - дип билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте