Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловск өлкәсендә эш сәфәрендә

05.07.2021

Бүген Екатеринбургта Иннопром -2021 халыкара сәнәгать күргәзмәсе ачыла.

Татарстан Президентының Пермь крае губернаторы, Беларусь Республикасы Сәнәгать министры, Kuka Russia генераль директоры белән очрашулары планлаштырылган. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Иннопром-2021не ачу тантанасында һәм «Сыгылмалы җитештерү. Максималь адаптация» төп стратегик сессиясендә катнашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.