Бүген Татарстанның Мөслим муниципаль районында XI Бөтенроссия авыл Сабантуе кысаларында төп күңел ачу чаралары узды.
Бәйрәм татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен күрсәтүче Алмаз Гәрәев һәм Алинә Мөдәрисова башкаруындагы мтамаша - Сабантуйга бүләкләр җыю белән башланып китте. ТАССРның 100 еллыгына махсус әзерләнгән 100 гармун бәйрәм кунакларында аеруча зур кызыксыну уятты.
Сабантуй танылган артистлар, иҗат коллективлары һәм ансамбльләр чыгышы белән үрелеп барды. Алар арасында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә бар иде.
Сабантуй кунакларына сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
«Бүгенге Сабантуйда Россиянең 45 төбәгеннән 550 делегат катнаша. Чараның барлык кунакларын чын күңелдән сәламлим. Бүген сезнең безнең белән эшләвегез өчен зур рәхмәт. Безнең өчен Сабантуй - иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бергә җыелып, без ата-бабаларыбызның традицияләрен саклыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Мөслим муниципаль районының халык бәйрәмен федераль дәрәҗәдә үткәрүгә югары әзерлеген билгеләп үтте.
«Без барыбызны да Татарстан Республикасында чын күңелдән сәламлибез. Мөслим районы Сабантуйга лаеклы әзерләнде. Хәерле юл сезгә һәм матур Сабантуй!» ,- диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары кунакларга Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе урынбасары Эльвира Аиткулова мөрәҗәгать итте. Ул Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировтан сәламләү сүзен җиткерде, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә мондый зур чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Мордовия Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Мөслим Сабантуенда катнашкан Владимир Сидоров татарстанлыларны 2022 елда Мордва җирендә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена чакырды.