Татарстан Республикасы Президенты РөстәмСегодня Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов примет участие во Всероссийском сельском Сабантуе. В этом году федеральное мероприятие пройдет в Муслюмовском муниципальном районе Татарстана. Напомним, что телеканал ТНВ организует онлайн трансляцию Всероссийского сельского Сабантуя, в том числе и на своих страницах в социальных сетях. Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак

03.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак. Быел федераль чара Татарстанның Мөслим муниципаль районында узачак.

Исегезгә төшерәбез, ТНВ телеканалы Бөтенроссия авыл Сабантуен онлайн трансляцияләүне оештыра, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә.

Федераль авыл Сабантуе республикада беренче тапкыр үткәрелә. Бәйрәм проекты әле 2020 елда ук ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уйланыла, әмма пандемия аркасында аны күчерергә туры килә.

Махсус бәйрәм өчен Мөслимдә Ык елгасы ярында 276 га мәйданлы яңа мәйданчык оештырдылар. Анда 5 мең урынга исәпләнгән зур амфитеатр һәм 2,5 мең урынга исәпләнгән кече амфитеатр урнашкан. Шулай ук анда зур ипподром, сәүдә һәм күңел ачу зоналары бар.

Мәйданчыкны төзекләндерүгә бер елга якын вакыт киткән. Якынча исәпләүләр буенча, Сабантуйга 30-40 меңгә якын кеше киләчәк, шул исәптән бөтен республикадан килгән кунаклар да. Сабантуйга татар конгрессы вәкилләре дә киләчәк.

Бәйрәм Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы ярдәме белән үткәрелә.

Мәдәни программа кысаларында 2 июльдә Сабантуй делегатлары өчен Мөслим авылы буйлап экскурсия каралган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы милли бәйрәмнең төп чаралары бүген, 2021 елның 3 июленә планлаштырылган. Бу көнне рәсми котлау һәм бүләкләү, театральләштерелгән тамаша, ат чабышлары, билбау көрәше һәм башка милли уеннар, җырлар, биюләр көтелә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина