Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Безнең ишегалды» республика программасын 2021 елда гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
2020 елның ишегалларына МАФлар урнаштыруның тәмамлануы турында сөйләгәндә, Наталия Фишман-Бекмамбетова түбәндәгеләрне хәбәр итте: Татарстан Республикасында Уңайлы мохит булдыруга ярдәм итү фонды мәгълүматлары буенча, Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында, Вахитов һәм Идел буе районнарында; Зеленодольск районында, Чаллыда монтаж эшләре тәмамланмаган.
2021 ел ишегалларында юл эшләренә килгәндә, алар 38 муниципаль берәмлекнең 613 ишегалдында алып барыла. Республика буенча юл эшләрен башкару күрсәткече - 39%. Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Чистай, Ютазы районнарында 101 ишегалдында юл эшләре тулы күләмдә тәмамланган.
"Безнең бурыч – ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләрен 2021 елның сентябрь-октябрь айларына тәмамлау, шул исәптән балалар, спорт һәм урам җиһазлары урнаштыру", - диде Наталия Фишман-Бекмамбетова.
Тышкы яктыртуны урнаштыру эшләре 458 ишегалдында бара, республика буенча үтәлешнең уртача проценты – 10%.
Республикада ремонт эшләренең сыйфатын тикшерү өчен, муниципаль берәмлекләр, идарәче һәм подрядчы оешмалар вәкилләре, архитекторлар белән берлектә, ишегалларга чыгу дәвам итә.
Барлык район һәм шәһәрләрдә дә очрашырга туры килә торган бертөрле хаталар арасында - пандусны нормативсыз үтәү, төзелеш эшләре вакытында агачларга зыян китерү, монтажланмаган җиһазлар белән мәйданчыкларда коймалар булмау, эш зонасын аеручы киртәләр булмау.
Республикада ишегалды территорияләрен төзекләндерү өлешендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш дәвам итә. Ел башыннан бирле барлыгы 5111 мөрәҗәгать кабул ителде. Соңгы ике атна эчендә (18 июньнән 2 июльгә кадәр) 621 мөрәҗәгать килде.
Яшелләндерү эшләренә халык зур игътибар бирә, чөнки әлеге эш төре программаның мәҗбүри исемлегенә керми, эшләр тәмамланганнан соң агачлар, куаклар, чәчәкләр һәм күпьеллык үләннәр утырту мөһим. Әлеге төр эшләрне халык белән бергә башкарырга мөмкин. Агач кисү турында халыктан күп мөрәҗәгатьләр килә, халык ишегалларында яшелләндерү турында борчыла, мондый хәлләрдә халыкның белдерүен контрольдә тотарга, булачак спиль турында актлар элеп куярга, өстәмә очрашулар үткәрергә, булачак компенсация утыртмалары турында сөйләргә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча башкарыла торган эшләрнең сыйфатын катгый контрольдә тотарга кушты. Аның сүзләренә караганда, «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрне сыйфатлы башкару өчен бөтен мөмкинлекләр һәм шартлар тудырылган.