«Татарстан Республикасында эпидемиологик хәлнең стабильләшүенә тенденция әлегә юк. Июнь аенда, май белән чагыштырганда, авыручылар саны 7% ка кимрәк булуга карамастан, 25 майдан ер тәүлеккә авырулар саны 14% ка артты, һәм бу начар фараз булып тора», - дип белдерде бүген Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
"Безнең әле прививка ясатмаган затлар җитәрлек, һәм алар вирусның потенциаль корбаннары булып тора, очраклар санының алга таба артуы ихтималы бар, - диде Любовь Авдонина. - Июньдә авыручылар санының югары дәрәҗәдә булган 12 муниципаль берәмлек билгеләнгән, ә иң зур күрсәткечләр - Тукай, Актаныш, Мөслим, Югары Ослан районнарында, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә. Һәм бу - анда вакцинация мөмкин кадәр оператив һәм актив үткәрелергә тиешлегенә турыдан-туры күрсәтмә».
Пенсионерлар һәм эшләмәүче халык арасында авырулар санының иң югары дәрәҗәсе саклана. Шул ук вакытта Әлмәт һәм Кукмара районнарында 60 яшьтән өлкәнрәкләр вакцинациясенең бик түбән темплары күзәтелә – 8әр %, республика буенча бу күрсәткеч 20% тәшкил итә.
Бүгенге көндә республикада өлкәннәрнең 20% прививка ясатылган. Түбән күрсәткечләр 8 муниципаль берәмлектә күзәтелә, шул исәптән 15% тан түбәнрәк - Кукмара, Минзәлә, Зеленодольск районнарында.
Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа методик рекомендацияләре чыкты. Әйтик, күчерелгән авырудан соң 6 ай узгач, вакцина ясатырга кирәк.
«Безнең бурыч - коллектив иммунитетка ирешү, моның өчен бөтен шартлар һәм мөмкинлекләр бар», - диде Авдонина.
Сәүдә үзәкләрендә күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшергәндә төп хокук бозу булып сәүдә комплекслары администрациясенең битлек режимын үтәүне контрольдә тотмау торды.
«Тандем» сәүдә үзәгендә (Казан) дезинфекция режимы да үтәлми. Ә «Каенкай» СҮ администрациясе (Түбән Кама) коронавирус пандемиясе турында белми дә кебек. Битлекләр сатып алучыларда гына түгел, хезмәткәрләрнең үзләрендә дә юк, биналарны дезинфекцияләү үткәрелми һәм антисептика юк.
Җәмәгать туклануы предприятиеләрен контрольдә тоту июнь аенда тикшерелгән 238 объектның 17% ында антикокоронавирус чаралары үтәлмәгәнлеген күрсәтте. Персонал битлекләрсез Чаллы рестораннарында эшләгән, Лаеш кафесында тамга юк, термометрия үткәрелмәгән, булган бактерицид нурландыргычлар файдаланылмаган.
2021 ел башыннан алып безнең тикшерүләр нәтиҗәләре буенча судлар тарафыннан 29 җәмәгать туклануы предприятиесе һәм республиканың 7 кибете эшчәнлеген вакытлыча туктатып тору турында карар чыгарылды, шул исәптән июнь аенда - 2 кибет һәм 2 кафе.
Вакыт буенча чикләүсез эшләргә теләүче җәмәгать туклануы предприятиеләреннән 37 мөрәҗәгать керде. Бүгенге көндә 21 мөрәҗәгать буенча тәүлек буе эшләү мөмкинлеге турында уңай карар кабул ителде.
Татарстан Республикасында эпидемиология вәзгыяте аерым контрольдә тора, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Яңа коронавирус йогышының таралуын профилактикалау өлешендә төп бурычлар арасында ул Роспотребнадзорның барлык таләпләрен төгәл үтәүне һәм халык арасында вакцинация үткәрүне атады.
Рөстәм Миңнеханов, массакүләм чаралар турында сөйләгәндә, аларның барысы да – мәдәни, спорт, күңел ачу чаралары – барлык чикләү чараларын һәм санитар-эпидемиологик нормаларны катгый үтәү белән үткәрелергә тиеш, дип аныклады. "Республикада бер генә чара да оператив штаб карарыннан башка узмаячак", - диде Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары, коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча ТР Оператив штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыевага мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Президенты шулай ук сәүдә предприятиеләре һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре эшен тикшерү, профилактика чараларын һәм санитар нормаларны үтәүне дәвам итәргә кушты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тәртип бозучыларны, сәүдә предприятиеләре ябылганчы, катгый җәза бирергә кирәк. Без Роспотребнадзор таләпләрен үтәүне катгый рәвештә кисәтергә тиеш, диде ул.
Любовь Авдонина җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре эшен контрольдә тоту турында сөйләде. Июнь аенда 110 шәһәр читендәге җәйге лагерь эшләде, аларда 16 меңнән артык бала ял итте. 2 сменада 97 лагерь эшли, анда 15 меңнән артык бала ял итә.
Барлык лагерьлар да тикшерелде, 619 тәртип бозу очрагы ачыкланды, аларның 10% ы мәкерле хокук бозуларга туры килә. Питрәч районының «Чайка» лагерында узган атнада 6 бала антисептик эчкәч һәм исерек килеш хастаханәгә эләккәч, гадәттән тыш хәл булды. «Без оператив рәвештә лагерьга барып, антисептиклы савытның эчәр су кулеры һәм бер тапкыр кулланыла торган стаканчиклы подноста урнаштырылуын ачыкладык, әйтерсең лә балаларны бер үк вакытта һәм аны татып карарга өндәгән кебек. "Иң кыюлары эшләгәннәр дә инде, - дип сөйләде Любовь Авдонина. - Без антисептикны тикшердек һәм аның составында метанол табылды, анда булырга тиеш түгел ул. «Чайка» лагерендә антисептикның бөтен партиясе тартып алынды. Алга таба тикшерү бара".
Любовь Авдонина доклад ахырында: «Бүген пандемиядән бердәнбер чыгу - вакцинация. Без 1,5 ел дәвамында кулланган профилактика чаралары 100% эффект бирми».