Татарстан парламентарийлары Казанның Архангел зиратында сугышта катнашканнарны искә алдылар
09.05.2013
Бүген Казанда Татарстан депутатлары Җиңү көненә багышланган истәлекле чараларда катнаштылар. Парламентарийлар, Икенче Бөтендөнья сугышы ветераннары һәм яшьләр хәрәкәте активистлары Архангел зиратына килде. Алар күкрәкләренә Георгий тасмасын тагып һәм кулларына чәчәкләр тотып, әлеге зираттагы мемориал янына юнәлделәр. Өлкән яшьтәгеләрнең кительләре орденнар һәм медальләр белән тулы, алар 1945 нче елдагы авыр җиңүгә нинди батырлыклар белән ирешелгәнлеге турында сөйли.
"Җиңү көне - үзенчәлекле бәйрәм. 68 ел үтте, ә ул һаман да һәрбер кешенең йөрәгендә. Чыннан да ни өчен шулай соң дигән сорау бирәсең. Бу сәяси бәйрәм дә, партия бәйрәме дә, дини бәйрәм дә түгел - бу азатлык, бәйсезлек, халкыбыз, 68 ел элек авыр шартларда аеруча Совет армиясе сугышчылары көче белән азат иткән зур күпмилләтле илебез өчен горулану бәйрәме", - дип билгеләде ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.
Беренче булып, Солдат-җиңүче монументы һәм госпитальләрдә вафат булган сугышчылар стеласы искә алу урыны булды. Монда Казан курсантлары зур венок куйдылар. Алар артыннан Фәрит Мөхәммәтшин чәчәкләр салды, өч тапкыр һавага атып, бер минут тынлык игълан ителде. Соңыннан рәсми затлар һәм ветераннар монументка чәчәкләр салдылар.
Казан югары хәрби танк команда училищесы оркестры башкаруында 2 дәүләт гимны яңгырады, соңыннан почет караулы ротасы аллея буйлап маршлады. Тантана киләсе һәйкәл - чит ил сугышчылары җирләнгән урын янында дәвам итте. Монда шулай ук чәчәкләр салынды, бер минут тын торылды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы