Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберенә чәчәкләр салды.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе Рузь шәһәр округы Сухарево авылында Бөек Ватан сугышы сугышчылары күмелгән урында булды.
«Бөек Җиңү югалтулар бәрабәренә ирешелде. Бу бөтен халыкның батырлыгы иде. Ил өчен авыр вакытта безнең кешеләр бердәмлек, мәхәббәт һәм Ватанга тугрылык күрсәттеләр", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты тантанада. Сугыш башланганнан бирле 80 ел узгач та, аларның батырлыкларын һәр гаиләдә хөрмәтлиләр һәм һәр геройны хәтерлиләр, дип өстәде ул.
Туганнар каберендә Рөстәм Миңнехановның абыйсы – Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы да җирләнгән. Ул 1941 елның 15 декабрендә Морево авылы янында 19 яшендә вафат була.
"Әтием Галимҗан абый турында күп сөйләде. Һәм без абыйлар белән аны күмгән урынга күптән килергә теләдек. Мәскәү өлкәсе җитәкчелегенә Бөек Ватан Сугышы Геройлары истәлеген саклау мәсьәләләренә игътибар белән караулары өчен рәхмәт», - дип йомгаклады ТР Президенты.
Туганнар кабере «Патриот» сәламәтләндерү-белем бирү үзәге территориясендә урнашкан. Ул 1941 елның декабрендә оеша, ә һәйкәл 1960 елда куела. 197 кеше күмелгән, шул исәптән 112 мәгълүм һәм 85 билгесез кеше. Җирләнгән кешеләр арасында 359 укчы дивизиясенең 2 укчы полкы сугышчылары, 50 укчы дивизиясенең 49 укчы полкы, 19 укчы дивизиясенең 32 укчы полкы, 60 аерым укчылар бригадасының 1 укчы батальоны сугышчылары бар.
Исегезгә төшерәбез, бүген үк Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянская истәлегенә багышланган музей комплексында да булды.
Белешмә өчен:
Россиядә 22 июнь – Хәтер көне, гомерләрен кызганмаган, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәш кырларыннан әйләнеп кайтмаган кешеләр турында горурлык һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Хәтер, горурлык һәм кайгы көне РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы белән билгеләнгән.