Сберуниверситетта CDTO (chief digital transformation officer) дәрәҗәсе җитәкчеләре урынбасарлары өчен «Цифрлы трансформация» программасы тәмамланды.
Белем алу Мәскәүдә узды. Бүген, программаның соңгы көнендә, укучылар алдында Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Программа барышында анда катнашучылар тарафыннан «Минем субсидияләр» төбәк платформасы өчен яңа сервислар — Татарстан Республикасы гражданнарына һәм бизнесына ярдәм итү чаралары каталогы проектланды. Бүген бу платформада республикада яшәүчеләр 11 төр субсидия ала алалар, аларны региональ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ИТ-парк тәкъдим итә. Төрле ведомстволардан тагын 54 төр субсидия һәм башка хезмәтләрне 2022 ел ахырына кадәр платформага чыгару планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, CDTO дәрәҗәсендәге җитәкчеләр урынбасарлары өчен «Цифрлы трансформация» программасы СберУниверситетта 2020 елның декабреннән алып 2021 елның июненә кадәр көндезге-читтән торып уку формасында узды. Анда Татарстан дәүләт хакимияте органнарының 32 җитәкчесе катнашты.
Укыту барышында алдынгы технологияләрне (платформалар, зур мәгълүматлар, ясалма интеллект) куллану перспективалары билгеләнде, цифрлаштыру стратегиясе кысаларында цифрлы проектларны гамәлгә ашыруның гамәли инструментлары өйрәнелде, төбәкнең дәүләт сервисларында һәм функцияләрендә үзгәрешләр проектлары гамәлгә ашырылды.
Программа спикерлары - Сбербанк һәм аның экосистемасы компанияләре топ-менеджерлары, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, СберУниверситет, Югары икътисад мәктәбе, Сколково фән һәм технологияләр институты, Мәскәү физика-техник институты укытучылары, технологик компанияләр җитәкчеләре, "Сбер agile-коучлары" консалтинг компанияләре экспертлары.
Укыту программалары нәтиҗәләре буенча катнашучылар татарстанлыларның тормышын җиңеләйтергә тиешле реаль цифрлы проектлар булдырдылар. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин презентация барышында аңлатып узганча, барлык бу проектлар да тормышка ашырылачак.