Татарстанда финанслау лимиты 50 млн. сумга якын булган 2 программа тулысынча тормышка ашырылган. Бу – ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрне, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программалары. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 26 программа эшли, шуларның барлыгы 40 %ы гамәлгә ашырылган. Алар арасында иң масштаблысы – белем бирү учреждениеләрен ремонтлау программасы. Аны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 2 млрд. сум бүлеп бирелгән. 213 объект ремонтланачак. Программаның гомуми үтәлеше 47% тәшкил итә.
Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт ясау буенча 49 балалар бакчасы ремонтланачак. 28 объект буенча эшләр 53%ка башкарылган. Алты балалар бакчасы тәмамланган, 22е – подрядчылар карамагында.
Гомуми белем бирү оешмаларының капиталь ремонт программасына 23 мәктәп керә, шуларның 7сендә эшләр тәмамланган. Калганнары әлегә дәвам итә. Программа буенча барлык эшләр күләме 65%ка үтәлгән. Шул ук программага Түбән Кама районында Сухарево урта гомуми белем бирү мәктәбен реконструкцияләү дә кертелгән. Объектта төзелеш эшләре 42%ка башкарылган.
Коррекцион мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча чаралар 45%ка үтәлгән. Ике белем бирү учреждениесен подрядчылар тәмамлаган. 5 мәктәп буенча әлегә эшләр бара.
Шул ук программа кысаларында 2021 елда гомуми белем бирү оешмаларында 116 функциональ зона ремонтланырга тиеш. Ике атна эчендә подрядчы оешмалар эше 10%тан артты, һәм агымдагы датага башкарылган эшләр күләме 83%ка бәяләнә. 67 объект тулысынча төгәлләнгән. 22 муниципаль берәмлектәге тагын 48 объект ремонтлана.
Шулай ук программа белән бер мәктәптә һәм өч балалар бакчасында уңайлы мохит оештыру каралган. Барлык 4 объект та эшләр дәвам итә, аларда төзелеш эшләре 72%ка үтәлгән.
Урта һөнәри белем учреждениеләре тулай торакларын капиталь ремонтлау программасы буенча 5 объектның 3се буенча эшләр 96% тәшкил итә. 1 объектта ремонт тәмамланган.
Ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр яртысына якынлашкан - 5 СМР объектында 51% тәшкил итә.
Медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасын социаль өлкәдәге иң мөһимнәре арасына кертергә мөмкин, 20 объектны яңартырга кирәк. 18 стационар буенча эшләр подрядчы тарафыннан 60%ка башкарылган, 2 объект тәмамланган.
Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасында каралган эшләрнең яртыдан артыгы үтәдгән. Программага 9 объект кертелгән.
Яшьләр сәясәте өлкәсенә балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасы да керә. Барлык алты объектны да подрядчылар эшкә алган инде. Тулаем алганда, эшләр 44%ка башкарылган.
Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча 14 объектның өчесе төгәлләнгән. Хәзерге вакытта төзелеш-монтаж эшләрен үтәү 62% тәшкил итә.
Алты объект мәдәният өлкәсе мәгариф учреждениеләренең агымдагы программасы буенча ремонтлана. Төзелеш эшләре 58%ка башкарылган.
Авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын (урыннарын) капиталь ремонтлау программасы буенча 15 объектның бесендә генә әле эшләр тәмамланып килә.
Планлаштырылган күләмнең 93%ында Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасы кысаларында эшләр башкарылган: 19 объект тәмамланган, тагын 8ендә ремонт эшләре якын арада тәмамланырга тиеш.
Муниципаль архивларны капиталь ремонтлау программасы буенча 4 объектта эшләр тәмамланган, тагын 4сендә дәвам итә. Үтәлеш 85% тәшкил итә.
Быел стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын капиталь ремонтлау программасына 29 объект кертелгән. Шуларның 15ендә эшләр бара, 14е төгәлләнгән. Программа буенча СМР 81%ка үтәлгән.
Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау программасына кергән 11 объектның алтысында эшләр дәвам итә, 5сендә эшләр тәмамланган. Ремонтлана торган объектлар буенча эшләр 58%ка башкарылган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау программасына 9 объект кертелгән. Шуларның 5се ремонтлана, 4сендә әзерлек эшләре бара.
Яшелчә-бәрәңге саклагычларын капиталь ремонтлау программасына кертелгән 5 объектның 3сендә башкарылган эшләр күләме 20%ка бәяләнә.
Аннары Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Быел 948 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. Финанс ягыннан караганда, программа 40%ка үтәлгән: еллык лимиттан 6,3 млрд. сум тирәсе, 2,5 млрд. сум үзләштерелгән.
"Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау" программасы буенча эшләр 8 объектның 2сендә тәмамланган. Калганнарында эшләр бара. Төзелеш эшләре 49%ка башкарылган.
Өч муниципаль берәмлектә «Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» программасы кысаларында эшләр тәмамланган, аңа быел 127 объект кертелгән. 35 районда программа буенча актив эшлиләр. Башкарылган эшләр күләме 40%тан артып киткән.
30 районда "Урам утларын торгызу" программасын тормышка ашыру бара. Шул ук вакытта 8 муниципалитет эшне тәмамлаган инде, шул исәптән Ютазы районы – бу атнада. Планны үтәү 35% тәшкил итә.
«Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, төзү, блок-модульле котельныйлар һәм тышкы казаннарны урнаштыру» программасы буенча чаралар 7 районда башланган, эшләр күләме 37%ка башкарылган.
"Бюджет учреждениеләре котельныйларында казаннарны алыштыру" программасы кысаларында эшләр 34%ка башкарылган. 33 районда эшләр бара. Аны гамәлгә ашыруга тагын 9 муниципалитет керешергә тиеш.
«Су белән тәэмин итү һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру» программасы кысаларында коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләрендә 61 скважина торгызыла. Эшләр күләме планнан 11%ка үтәлгән. Шулай ук каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 38 мәйданчыкны төзекләндерү буенча эш алып барыла. Үтәлеш күләме – 37%.