Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада эпидемиологик хәл начарайган очракта мәҗбүри вакцинация кертүгә юл куйды. Бүген бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны әлегә тотрыклы, әмма катлаулы булып кала бирә. Илнең 26 субъектында эпидемиологик хәлнең начараюы сагайта. "Без мониторинг үткәрүне дәвам итәбез һәм эпидемиологик хәлнең начараюы сигналларына игътибар белән карыйбыз", - диде ул.
Барлык категория гражданнар өчен вакцинация алу мөмкинлеге булуга карамастан, вакытлыча эшләмәүче гражданнар, пенсионерлар, эшчеләр, студентлар һәм хезмәткәрләр арасында авырулар санының югары күрсәткече күзәтелә. Шулай итеп, медицина хезмәткәрләре һәм педагоглар арасында авыручылар санының түбән булуы коллектив иммунитетның югары булуына бәйле.
Массакүләм вакцинация 2021 елның гыйнварында башланды. Республикага барлыгы 548 мең вакцина килгән, 447 мең кешегә прививка ясалган. «Бүгенге көндә тотрыклы вәзгыять шартларында катгый чаралар күрү өчен нигез юк. Без ковидка каршы күпләп вакцинацияне ирекле нигездә дәвам итәбез. Әмма эпидемиологик хәлнең начараюы һәм вакцинацияләүнең түбән темпларын саклап калганда, мин вакцинацияләүнең мәҗбүрилеге турында карар кабул итүне мөмкинлеген кире какмыйм, бигрәк тә, башка төбәкләр кебек, аерым һөнәри төркемнәр өчен», - дип ассызыклады Марина Патяшина.
Ведомство башлыгы аңлатып узганча, хәзер пандемиядән чыгуның ике юлы гына бар: халыкның кимендә 60%ына вакцина ясау һәм профилактика чараларын катгый үтәү. «Без күзәтчелек объектларында ковидка каршы чараларның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйттек, хокук бозуларны ачыклау ихтималы зур булган объектларга аерым игътибар бирдек. Узган чорда 926 объект тикшерелгән инде. Май аенда без һәр 10 объектта тәртип бозу очракларын ачыкласак, хәзер – һәр 5 объектта», - дип нәтиҗә ясады Марина Патяшина.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, чикләүләрне катгыйландырмас өчен, гамәлдәге эпидемиягә каршы чараларны тиешенчә үтәү зарурияте турында белдерде. «Минемчә, аларны катгый үтәгәндә, безнең тарафтан күрелгән чаралар әлегә җитәрлек. Тик Эчке эшләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор тарафыннан оештырылган тикшерүләр кешеләрнең бераз тынычлануын күрсәтә. Күргәнегезчә, ковид беркая да китмәгән. Шуңа күрә ситуацияне күзәтеп торачакбыз», - дип өстәде ТР Президенты.