Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре вәкилләренә 193 яңа автомобиль ачкычларын тапшырды.
Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Тапшыру гадәттәгечә июнь аеның өченче якшәмбесендә (быел – 20 июньдә) билгеләп үтелә торган Медицина хезмәткәре көненә туры китерелгән.
Рөстәм Миңнеханов «Lada Largus» базасындагы 150 автомобиль һәм «Ford Transit» маркалы 43 микроавтобус ачкычын тапшырды.
Машиналар авыруларга өйләренә барып медицина ярдәме күрсәтү, пациентларны хастаханәләргә илтү, шулай ук дару препаратларын ерак районнарда яшәүчеләргә җиткерү өчен файдаланылачак.
Татарстанда медицина хезмәткәре көне алдыннан медицина оешмаларына җиңел машиналар һәм микроавтобуслар тапшыру күркәм гадәткә әверелде.
Бүген бәйрәм алдыннан Казанда балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге ачылды, медицина хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы буенча төзелгән күп фатирлы торак йортка күченде.