Рәсәй Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Рәшит Нургалиев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен уңай бәяләде

30.07.2008

Рәсәй эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен уңай бәяләде. Бу турыда ул бүген Идел буе федераль округы буенча дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә әйтте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булды.
Искә төшереп үтик: Рәсәй Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Татарстанның башкаласына кичә, 29 нчы июльдә, эш визиты белән килде.
Бүген Рәшит Нургалиев Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенең видеомониторинг үзәгендә һәм “Кольцо” стационар милиция постында булды.
Видеомониторинг үзәге Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе бинасында урнашкан.
Үзәкнең төп функцияләре исәбенә Казандагы юл хәрәкәтенең мониторингы, махсус чаралар үткәрү барышында светофор объектлары белән идарә итү керә. Монда транспорт чараларын эвакуацияләүнең диспетчерлык үзәге һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны видеофиксацияләү мәгълүматларын тикшерү үзәге урнашкан.
2008 ел ахырына Казанда видеофиксациянең 140 тан артык камерасы эшли башлаячак. Бүгенге көндә юл-патруль хезмәте экипажларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүнең күчереп йөртелә торган 20 комплексы кулланыла. Видеокүзәтү камералары тизлекне арттыру, светофорның тыю сигналына һәм каршы як полосага чыгуга караган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик рәвештә язып баралар. Милициянең “Кольцо” яңа стационар постына килгәндә, ул 9 нчы июльдән эшли башлады. Милициянең стационар посты зур сандагы мәдәни-күңел ачу объектлары, югары уку йортлары, эре транспорт челтәре, метрополитен станциясе тупланган участокта урнашкан. Милициянең стационар постында видеокүзәтү бүлмәсе, кулга алынучылар камерасы бар, хезмәт итү өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылган. Милициянең стационар посты тәүлек буе эшли.
Оператив хәлнең мониторда күзәтелә торган теләсә нинди үзгәреше видеокүзәтү операторы тарафыннан теркәп барыла. Бу турыда ул шунда ук Казан Эчке эшләр идарәсенең дежур бүлекчәсенә хәбәр итә, шулай ук вакыйга булган урынга патрульлек итү маршрутында булган патруль нарядын җибәрә. Система 7 мониторны үз эченә ала. Аларга 29 видеокамера мәгълүматы сыя, шуларның унысы турыдан-туры операторлар тарафыннан идарә ителә.
“Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы максатыннан чыгып гамәлгә ашырыла торган проектлар аерым игътибарга лаек”, - диде бүгенге киңәшмәдә Рәшит Нургалиев. Аның фикеренә караганда, республиканың бу мәсьәләдәге уңай тәҗрибәсе Россия Федерациясе субъектларында да кулланыла ала.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте