Рөстәм Миңнеханов: "Быел авыл хуҗалыгы өчен борылыш елы булыр дип өметләнәм"

07.05.2013

Быелгы җәй Татарстан авыл хуҗалыгы өчен алдагы өч сезонга караганда ярыйсы гына уңышлы булырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты республиканың Зеленодольск районына сәфәре барышында хәбәр итте. Ул Югары Ослан һәм Кайбыч районнарында язгы чәчүнең барышы белән танышты һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән аралашты.

Татарстан Президенты Зеленодольск районының авыл кешеләре белән әңгәмәсендә соңгы 4 кән эчендә ул булган 12 районның барысында да язгы чәчү уңышлы бара дип билгеләп үтте. "Һәркайда басулар эшкәртелгән, эш оеәкан төстә бара, техника, ашламалар, ягулык җитәрлек. Иң мөһиме, һава шартлары яхшы уңыш вәгъдә итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Үткән өч ел авыл хуҗалыгы өчен бик авыр булды, әмма быел авыл хуҗалыгы өчен борылыш елы булыр дип өметләнәм мин".

Киләсе елга кадәр Татарстан җитәкчелеге авыл хуҗалыгы техникасын яңарту программасын башлап җибәрәчәк дип белдерде ул. 

Зеленодольск районы аграрийларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Зеленодольскка үз продукциясен сату өчен Казанның якын булуын әйтеп узды, бу сезнең өстенлегегез, диде. "Шуңа күрә дә сезгә чынлап торып табыш китерә торган хуҗалык белән шөгыльләнергә кирәк. Бу хуҗалыкның барлык рәвешләренең – шәхси хуҗалыкларның да, гаилә фермаларының да, агрохолдингларның да төп максаты булырга тиеш", - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

Ул Зеленодольск районы авыл хезмәтчәннәрен үз продукциясен сату өчен кооперативлар оештырырга өндәде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов муниципалитет җитәкчелегенә шәхси хуҗалыклар үсешенә зур игътибар бирергә кушты. "Кешеләр аның файдалы икәнлеген тоярга тиеш", - диде ул.

Республика Президенты районның җирле хуҗалыклары продукциясе белән танышты, шулай ук Мизиново авылындагы "Авангард" ЯАҖнең яңа ит цехында булды. Үткән елның декабрендә ачылган предприятиедә һәр көнне 2 тоннага кадәр ит эшкәртелә, колбасалар, сосискалар һәм башка ит продуктлары җитештерелә. Шул ук вакытта производствода химик өстәлмәләр кулланылмый, үз фермасында үрчетелгән мөгезле эре терлек, дуңгызлар эшкәртүгә җибәрелә, бу исә продукциянең сыйфатын арттыра.



ТР Президенты Мабугат хезмәте. Михаил Миронов