Рәсәй эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев: “Ел саен илебез юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә 30 мең кеше үлә, һәм мондый ситуацияне тетрәнүсез кабул итеп булмый”

30.07.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясенең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Идел буе федераль округы буенча дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.
Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү департаменты начальнигы Виктор Кирьянов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.
Рәшит Нургалиев хәбәр иткәнчә, бүген Рәсәйдә, Транспорт министрларының Европа конференциясе әгъзалары саналган барлык илләрдән 100 мең халыкка исәпләгәндә, юл-транспорт һәлакәтеннән үлүчеләр санының иң зур күрсәткечләре теркәлде.
2008 елның беренче яртыеллыгына илебездә 11756 кешенең үлеменә китергән 90613 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән (узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 8,2 % ка кимегән), 111600 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган (күрсәткеч 9,5 % ка кимегән).
Юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы диярлек (41,7 %) – җәяүлеләрне таптату. Шуның белән бергә Рәшит Нургалиев җәяүлеләрне таптатуның һәр алтынчысы җәяүлеләр урам аша кичә торган урында килеп чыкканлыгын аерып әйтте. Һәлакәтләрнең күбесе (85 % тан артыгы) машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан. Җәяүлеләр урам аша кичә торган урыннан читтә аларны таптатуның чиреге диярлек (23,4 %) юл шартларының канәгатьләнерлек булмавы белән бәйле. Болар – горизонталь тамгаларның билгеләнгән булмавы яки начар күренү, яктылының җитәрлек яки төзек булмавы, юл билгеләренең куелмавы, светофор объектларының төзексезлеге.
Машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең чиреге диярлек автомобильләр тизлегенең конкрет юл шартларына туры килмәве белән бәйле. Һәр сигезенче һәлакәтнең сәбәбе – машина йөртүчеләрнең юл чатын узуда чират сакламаулары. Һәр тугызынчы юл-транспорт һәлакәте каршы як полосага чыгу аркасында барлыкка килгән. Һәр 16 нчы юл-транспорт һәлакәте исерек хәлдәге машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан (2007 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 7,2 % ка арткан). Агымдагы елда илдә 5,5 мең шушындый юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шулар аркасында 908 кеше һәлак булган һәм якынча 8 мең кеше яраланган.
Рәшит Нургалиев шулай ук илебездә балаларның юл-транспорт травмалары алуларының торышы да һаман актуаль булып кала бирүен ассызыклап үтте. Агымдагы елда яшүсмерләр зыян күргән 9,5 мең чамасы юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләр нәтиҗәсендә 417 бала һәлак булган һәм 9,7 меңнән артыгы яраланган. Балалар һәр унынчы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән.
Рәсәй эчке эшләр министры юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасын җәмәгатьчелекнең тануы “2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” дигән федераль максатчан программаны үтәүнең беренче этабында төп нәтиҗә булды. “Әмма беренче позитив нәтиҗәләрне күреп тынычланырга иртәрәк, авариялелек масштабы әле бик югары. Автомобильләштерү үсеш алган илләрнең тәҗрибәсе күрсәткәнчә, юлларда үлүчеләр санын киметүдә сизелерлек алга китешкә ирешү системалылыкны һәм тырышлыкны эзлекле арттыра баруны таләп итә”, - дип саный Рәшит Нургалиев.
“Бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә травма алу масштаблары милли куркынычсызлыкка янау характерын алдылар”, - диде ул.
Рәсәй төбәкләрендә, иң беренче эш итеп, машина йөртүчеләрнең үз-үзләрен куркыныч астына куюларын кисәтү, балаларны юл-транспорт травмасыннан саклау профилактикасы һ.б. белән бәйле программалы максатчан чаралар үткәрергә кирәк.
Рәшит Нургалиев сүзләренә караганда, күптән түгел “2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” дигән федераль максатчан программа кысаларында Россия Федерациясенең барлык субъектлары буенча чираттагы траншка кул куелган. Ул бу акчаларның максатчан булуын һәм аларны билгеләү буенча кулланырга кирәклеген тагын бер кат искәртте.
“Ни кызганыч, Ырынбур һәм Пермь өлкәләре бүгенге киңәшмәдә катнашуны кирәк тапмадылар, - дип билгеләп үтте Рәсәй эчке эшләр министры. “Асылда исә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасы кешелек цивилизациясенә яный дип карала, һәм әлеге мәсьәлә, Рәсәй Президенты һәм Хөкүмәт комиссиясе рәисе йөкләмәсе буенча, фикер алышуга чыгарылган”, - диде Нургалиев әфәнде.
Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү департаменты начальнигы Виктор Кирьянов 2008 елның беренче яртыеллыгына Идел буе федераль округында юл-транспорт һәлакәте буенча саннарны китерде.
Әйтик, 2008 елның беренче яртыеллыгында илдәге бөтен юл-транспорт һәлакәтләренең биштән бер өлеше (17,5 мең) Идел буе федераль округына туры килә. Аларда 2312 кеше һәлак булган һәм 21 меңнән артыгы зыян күргән. 2007 елның беренче яртыеллыгындагы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, саннар азрак кимегән (юл-транспорт һәлакәтләренең артуы теркәлгән Киров өлкәсеннән кала).
Татарстан Республикасына килгәндә, бездә елның алты ае эчендә 2522 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 266 кеше үлгән һәм 3147 кеше яраланган. 2007 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, республикада юл-транспорт һәлакәтләренең саны – 4,9 % ка, үлүчеләр саны – 36 кешегә, яраланучылар саны 299 кешегә кимегән.
Моннан тыш, 2008 елның беренче яртыеллыгына Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 957,2 мең очрагын билгеләгәннәр. Аларның 876 меңе – машина йөртүчеләр, 80 меңе җәяүлеләр тарафыннан эшләнгән.
Татарстан Республикасындагы ситуация турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров җентекләбрәк сөйләде.
Йомгаклау сүзендә Рәсәй эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшинга чараны әзерләү һәм оештыру, Казанда булганда уңай шартлар тудыру һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча Идел буе федераль округындагы бөтен вәкилләрнең фикерен тыңларга мөмкинлек бирү өчен рәхмәт белдерде. Рәсәй Эчке эшләр министрлыгы башлыгы ел саен илебез юлларында 30 меңгә якын эшкә яраклы гражданның һәлак булуын һәм мондый ситуациянең тетрәнүсез генә кабул ителмәвен тагын бер кат искәртте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте, Рәсәй Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге