Рөстәм Миңнеханов сәнәгать үсеше турында: безнең продукциябез сыйфатына төп бәя – экспорт дәрәҗәсе

11.06.2021

Экспорт дәрәҗәсе Татарстан продукциясенең сыйфатына төп бәя булып тора. Бу юнәлештә системалы эш алып барырга, предприятиеләрне мотивацияләргә һәм, хәләл өлкәсен дә кертеп, экспорт өчен яңа юнәлешләрне үстерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәнәгать предприятиеләрендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм җитештерүне диверсификацияләү бурычлары турында» киңәшмәдә хәбәр итте.

Чара «Казанкомпрессормаш» заводында оештырылды. Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов предприятиенең җитештерү куәтләрен карады, технологик линияләрне модернизацияләүнең барышы һәм инновацион эш методларын кертү белән танышты. Аерым алганда, Президент җыю цехын һәм сынау комплексын карады.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгатен үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләде, шул исәптән кадрлар әзерләү, үз фәнни эшләнмәләребез булу, оборона-сәнәгать комплексын диверсификацияләү, кече инновацион предприятиеләрне үстерү һ.б. Татарстан Республикасы Президенты чыгышының төп тезисларын китерәбез:

Безнең киңәшмә «Казанкомпрессормаш» мәйданчыгында уза, ул – компрессор җиһазларын җитештерүче эре компания, статистика буенча, Россия базарының 13%ын алып тора. Компания үз продукциясен илебезнең һәм дөньяның әйдәп баручы компанияләренә сата. Коллективка һәм ветераннарга сәламәтлек, иминлек, предприятиегә эшләрендә уңышлар телим. Без республика ягыннан сезнең барлык башлангычларыгызны хуплыйбыз.

Шунысы мөһим: завод өчен куәтле фәнни-тикшеренү базасын саклап кала алдык. Фәнни үзәкнең предприятие белән уртак эше инновацион продуктларны эшкәртүдән алып җитештерүгә кадәр тулы цикл булдырырга мөмкинлек бирә. Бүген республикада бары тик һәр дүртенче предприятие генә технологик инновацияләрне гамәлгә ашыра. ГМС төркемендәге коллегаларыбызга рәхмәт белдерәсем килә. Соңгы елларда төп капиталга 2,4 млрд. инвестицияләр җибәрелгән. Бу уникаль станоклар, аларның Россиядә аналоглары юк. Без җитештерү культурасын да, алга таба үсеш перспективаларын да күрәбез. Безгә бу продукцияне алга этәрергә ярдәм итә. Әмма базарда ихтыяҗ булган һәм көндәшлелеккә сәләтле булган нәрсәләрне генә алга этәрергә мөмкин.

НИОКРга игътибар итәргә кирәк. Кайбер предприятиеләр моның белән гомумән шөгыльләнмиләр. НИОКР юк икән, эшләнмәләр юк, бу – конкуренцияне тулысынча югалту. Ә бу исә перспективалар булмау дигән сүз. Республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына әлеге мәсьәләне аерым контрольдә тотарга кирәк.

Бүген инновацияләрне гамәлгә кертү белән бары тик предприятиеләребезнең берничә генә төре шөгыльләнә. Мисалларның берсе –  "КАМАЗ". Компания ил автотранспортын инновацион үстерү өлкәсендә лидер булып тора. "КАМАЗ" пилотсыз, электротранспорт, түбән углеродлы башка транспорт төрләрен булдыра. «КАМАЗ» фәнни-техник үзәге эшләнмәләре Россия Федерациясенә электробусларны куллану буенча Европада алдынгы позицияләрне алырга мөмкинлек бирде. Күптән түгел республикага визиты кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин автогигант эшенә югары бәя бирде.

Әмма компанияләр яңа товарларны үзләштерү урынына мораль яктан искергән продукцияне модернизацияләү белән генә шөгыльләнә торган очраклар да бар. Нәтиҗәдә, алар җитештерү дәрәҗәсенең җитди кимүен тоя. Моннан тыш, кайбер предприятиеләр соңгы елларда үз компетенцияләрен югалткан. Әлеге ситуациянең бер сәбәбе – гамәлдәге инновацион инфраструктураның аермасы. «Югары уку йорты – реаль сектор» дигән элемтә начар эшли. Кече тоннажлы химия өлкәсендә уңай мисаллар бар, Авиация заводы буенча җитди эшләнмәләр бар. КФУ Чаллыдагы белем бирү үзәге ярдәмендә «КАМАЗ» проектлары белән җитди шөгыльләнә. Бу эшләнмәләр, алымнар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш.

Шулай ук чит ил лицензияләрен сатып алуга шактый күләмдә ресурслар сарыф итеп, патентлау белән дә аз шөгыльләнәбез. Элегрәк без кайбер заказчыларның безнең металлны түгел, ә чит илнекен сайлавы турында фикер алыштык. Лицензиар үз эшен алга этәрә. Лицензиарлар безнең илдә булган материалларны җайлаштырырга тиеш.

Безнең конкуренциягә сәләтле ил технологияләрен гамәлгә кертү мисаллары бар. «Татнефть» компаниясе тарафыннан бик зур эш алып барыла, бигрәк тә «Танеко» комплексында тормышка ашырыла торган проектлар. Бу юнәлештә «Түбән Кама нефть химиясе» актив эшли. Шулай ук без сәнәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләренә дә игътибарлы булырга тиешбез.

Гомумән алганда, югары уку йортлары аз тәкъдим ителгән һәм иң яхшы конкурентлы коммерция эшләнмәләре юк. Кече инновацион предприятиеләр булдыру өлкәсендә дә җитешсезлекләр бар. Аларның нәтиҗәлелеге зур түгел. 59 кече инновацион предприятиегә барлыгы 44 млн. сум табыш кергән. Һәр мәгариф үзәге фәнни-тикшеренү үзәге булырга, кафедра булырга, предприятиеләр белән эшләргә тиеш. Бу булмаса – шушы уку йортының перспективалары да юк. Активрак эшләргә кирәк.

Мөһим мәсьәлә – кадрлар әзерләү сыйфаты. Әлегә предприятиеләрнең инженер составын әзерләүдә катнашмавы – аларның сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмауга китерәчәк. Безнең югары уку йортларының үз кафедраларын булдыру эшен көчәйтергә кирәк. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бездә университетларның барлык төрләре дә бар: техник, технологик, энергетика. Зинһар, бары эшләгез генә. Без барыбыз да моның белән кызыксынырга тиеш.

Икенче мәсьәлә – Ворлдскиллз стандартларын үстерү. Бу дөнья стандарты. Монда республика гына түгел, ә безнең товар җитештерүчеләр дә катнашырга тиеш. Югары дәрәҗәдәге профессиональ укытучылардан башка без әлеге стандартка туры килә алмыйбыз. Ягъни ресурс үзәкләрендә безнең предприятиеләр рәвешендә стратегик партнерлар тәкъдим ителергә тиеш. Алар – заказчылар да, әлеге процесста катнашучылар да. Без күп эшләр башкарабыз, ел саен 5-6 ресурс үзәген тәртипкә китерәбез. Күп кенә предприятиеләр бу юнәлештә актив эшлиләр, әмма барысы да түгел.

Металлургия өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләләре дә бар. КАИга «Тэмпо» белән берлектә кафедра төзү буенча йөкләмәсе бирелде, әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән.

Бүген Санкт-Петербургның Петр Великий Политехника университетыннан килгән хезмәттәшебез югары уку йортының предприятиеләр белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Шулай итеп, аларның инженер үзәге дөньяның иң эре автоҗитештерүчеләренең технологик чылбырларына кертелгән. Бу тәҗрибәне өйрәнергә һәм гамәлгә ашырырга кирәк.

Сәнәгать кооперациясенә, предприятиеләребезнең элемтәләренә игътибар итәргә кирәк. Шулай ук буенча да активрак эшләргә кирәк. Без барыбыз да цифрлаштыру турында сөйлибез. Әмма бу мәсьәләдә барысы да җитди алга китмәгән әле. Бу эшне көчәйтергә кирәк.

Мөһим тема – оборона-сәнәгать комплексын диверсификацияләү. Безнең ил Президенты диверсификацияне 2025 елга 30%ка кадәр җиткерү бурычын куйды. Мондый дәрәҗә 27 предприятиенең 5сендә генә. «Позис» компаниясенең яхшы үрнәге бар. Алар актив эшли һәм киләчәктә дә базарда үзләренең урынын киңәйтергә планлаштыралар. Шул ук вакытта суыткычлар хисабына гына түгел, медицина өлкәсе исәбенә дә.

Бүген бик күп төрле ярдәм программалары бар. Моның өчен Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына рәхмәт белдерәсем килә. Бу программалар эшли һәм ставкалары бик кулай. Әмма моның өчен сыйфатлы документлар әзерләргә кирәк. Бу эшне актив рәвештә алга барырга кирәк, чөнки башка мөмкинлекләр юк. Коммерция кредитлары машина төзелеше икътисады, бигрәк тә җитештерүдә, бөтен җирдә дә эшләргә мөмкинлек бирә. Ташламалы кредитлар бар, аларда актив катнашырга кирәк.

Безнең продукциянең сыйфатына төп бәя – экспорт дәрәҗәсе. Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән Илкүләм максатларда чимал булмаган энергетика экспорты күләмен 70%ка арттыру бурычы тора. Әмма әлегә безнең күләм кими, һәм без позицияләрне югалтабыз. Төгәл системалы эш булырга тиеш. Бездә хәләл продукциянең бик зур сегменты, башка юнәлешләр бар. 1 млрд.сум күләмендә керем алган предприятиеләр бар, ә экспорт буенча – ноль. Компанияне мотивацияләргә кирәк, бигрәк тә дәүләт тарафыннан зур ярдәм бар. Шул ук вакытта без импортның сизелерлек үсешен күрәбез. Импортның өчтән бере – машина төзелеше продукциясе. Бу чакыруларга бездә җавап булырга тиеш.

Салым бурычына игътибар итми булдыра алмыйм. Ел дәвамында ул 376 млн. сумга арткан. Аңлашыла ки, узган ел катлаулы булды. Бюджет барлыкка китерүче предприятиеләр буенча баланс комиссияләре эше мәсьәләсе дә мөһим. Бу – банкротлыкка яки җитештерүне кыскартуга турыдан-туры юл. Без предприятиеләрнең хезмәткәрләр санын киметүе яки базардан китүе белән бик кызыксынмыйбыз.