Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме икенче утырышында катнаша.
Президиум карары нигезендә, 22 нче утырышның көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча 7 закон чыгару инициативасы, 11 республика законы проекты һәм 14 федераль закон проекты.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Утырышның көн тәртибендә Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә фаҗигале вакыйгалардан соң депутатлар тарафыннан әзерләнгән Татарстан парламентының закон чыгару инициативалары блогы төп урынны алып тора.
ТР Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән гражданлык коралы әйләнеше өлкәсендә законнар һәм норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү, интернетта һәм социаль челтәрләрдә деструктив мәгълүмат таратуны чикләү өлешендә, шулай ук наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендә һәм хайваннар белән эш итү өлкәсендә (күзәтүчесез этләрне кешеләргә һөҗүм итү очраклары белән бәйле) актуаль закон чыгару инициативаларын әзерләү өчен 4 эш төркеме төзелде. Эш төркемнәре 7 закон чыгару инициативасы, Дәүләт Советының РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать әзерләгән.
Көн тәртибендәге сорауларын карар алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу көннәрдә билгеләп үтелүче Татарстан тарихында истәлекле көн турында искә төшерде. "30 ел элек (1991 елның 18 апрелендә) Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан президентлык институты гамәлгә куелды, ул безнең сәяси-хокукый системаны шактый дәрәҗәдә тигезләштерде, аңа иҗади динамика бирде, - дип билгеләп үтте парламент башлыгы, - Ике айдан соң 1991 елның 12 июнендә беренче тапкыр күпчелек тавыш белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев сайланды».
Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевны әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлады.
Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевны сайлауга 30 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
Парламентның егерме икенче утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2020 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында мәҗбүри хисабы тыңланачак. ТР Президенты йөкләмәсе буенча хисапны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тәкъдим итәчәк.
Дәүләт Советының егерме икенче утырышында 10 закон проекты, шул исәптән - 2020 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында, 2020 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында, республика бюджетына федераль бюджеттан бюджет кредитлары бирү турында өстәмә килешүләрне раслау турында, Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралачак.
Егерме икенче утырышның көн тәртибенә ТР Иҗтимагый палатасының «граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» гы доклады кертелгән, аның белән республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясаячак.
Тулырак мәгълүмат ТР Дәүләт Советы сайтында. Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы сайтында утырышның турыдан-туры трансляциясе оештырылган.