Рөстәм Миңнеханов Pernod Ricard компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

10.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Pernod Ricard (Перно Рикар) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Pernod Ricard - премиаль алкоголь продукциясен җитештерүче һәм сатучы иң эре компанияләрнең берсе. "Татспиртпром" республика территориясендә һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә Pernod Ricard продукциясенең эксклюзив дистрибьюторы булып тора.

Очрашу кысаларында яклар "Татспиртпром" һәм Pernod Ricard компаниясе арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар. «Иң мөһиме - безнең мөнәсәбәтләр тарихы бар. Безнең коллегалар инде сезнең белән эшли. Гамәлгә ашырылган проектлар, алга таба үсеш буенча планнар бар. Сезнең визит - хезмәттәшлекне ныгытуда чираттагы адым, дип ышанам", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Pernod Ricard делегациясен Көнчыгыш Европада һәм Россиядә Pernod Ricard генераль директоры Лоран Пийе җитәкли. Республика ягыннан очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, "Связьинвестнефтехим" АҖ генераль директоры Валерий Сорокин, "Татспиртпром" АҖ генераль директоры Руслан Максудов катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.