РФ Хисап палатасы җитәкчесе “Свияжски утрау-шәһәрчеге” музеена Лицевой свод (Рәсемле җыентык) басмасын бүләк итте

06.05.2013

Бүген “Свияжски утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеена Иван Грозныйның Лицевой свод (Рәсемле җыентык) уникаль басмасын бүләк итү тантанасы булды. 24 томлык басманы РФ Хисап палатасы җитәкчесе, Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин тапшырды.

Лицевой летописный свод (Рәсемле елъязма җыентыгы) борынгы рус китап сәнгатенең асылы булып тора. Музей директорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Светлана Фролова сүзләренә караганда, китапка Свияжски турында беренче истәлекләр кергән.

Сергей Степашинның борынгы шәһәргә беренче килүе түгел, ул биредә узган ел булды. Ул ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, Татарстан Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Демидов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Яшел Үзән башкарма комитет җитәкчесе Александр Тыгин һәм башка рәсми затлар озатуында шәһәрнең истәлекле урыннарын карады. Богородице-Успенский ир-атлар монастырендә реставрацияләү эшләре барышы белән настоятель Силуан атакай таныштырды.

24 томлык басманы тапшыру тантанасы музей бинасында узды. Элек Лицевой летописный свод (Рәсемле елъязма җыентыгы) басмасын тар даирә затлары гына куллана алган, гади тикшеренүчеләр аны карауга бик авырлык белән ирешкән, дип сөйләде Светлана Фролова. 10 том илнең эре китапханәләренә таратылган. 2004 елда “Актеон” нәшрияте көче белән Лицевой летописный свод (Рәсемле елъязма җыентыгы) нәшер ителүгә әзерләнә башлаган. 2006 елда 30 нөсхә нәшер ителгән, әмма бу җитәрлек булмаган. Шуңа күрә аны киңәйтеп, аерым кереш мәкаләләр һәм фәнни искәрмәләр белән чыгару турында карар кабул ителгән. Нәкъ менә шул басма музейның яңа экспонатына әйләнде.

“Әлбәттә, үз тарихыбызны кемдер кем турындадыр сөйләве белән генә белү мөһим түгел. Безнең дәүләтнең беренче чын тарихы – нәкъ менә Лицевой летописный свод (Рәсемле елъязма җыентыгы)”, - диде Сергей Степашин. Илдә 24 томлыкның барлыгы 30 комплекты бар һәм аларның беренчесе Свияжскига бүләк ителде, дип билгеләп үтте ул. Хисап палатасы Рәисе гасырлар элек булдырылган хезмәттән барлык кеше дә куллана алачак дип ышануын белдерде. Басма музейда сакланачак, аннары экспозициянең бер өлеше булачак.


"Татар-информ" ИА