Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ханты-Мансый автономияле округы Губернаторы Наталья Комарова төбәкара хезмәттәшлекне турында фикер алыштылар

08.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ханты-Мансый автономияле округы делегациясе белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Наталья Комарова мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.

Рөстәм Миңнеханов ХМАО губернаторына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. ХМАО – Югра губернаторы карары белән Рөстәм Миңнехановка «ХМАО – Югра» премиясе лауреаты» дигән мактаулы исем бирелде.

Очрашу башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Наталья Комарова Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планын имзаладылар.

Исегезгә төшерәбез, ХМАО делегациясе Казанга идарәче командаларны укыту программасында катнашу өчен эш визиты белән килде. Программаның максаты – Татарстан Республикасында социаль-икътисадый үсешнең уңышлы гамәлиятләре һәм дәүләт идарәсе технологияләре белән танышу. Делегация составында – Югра Хөкүмәте әгъзалары, автономияле округның хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, ведомство карамагындагы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре.

Рөстәм Миңнеханов һәм Наталья Комарова төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. "Ышанам ки, мондый мәртәбәле делегациянең уртак эше иң яхшы тәҗрибәләр алмашырга мөмкинлек бирәчәк, безнең хезмәттәшлекне ныгытуга хезмәт итәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елга кадәр чаралар планын имзалаган өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Без төбәкләр белән элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирәбез, шул исәптән ХМАО белән дә. Потенциалыбыз зур, без сезнең төбәккә автобуслар, йөк транспорты, химия һәм нефть химиясе продукциясе, азык-төлек продуктлары, медицина инструментлары, көнкүреш химиясе җибәрәбез. Моннан тыш, без суднолар, вертолетлар, компрессорлар, нефть-газ чыгару станцияләре белән тәэмин итәбез».

Хәзерге вакытта илебез техникасын һәм җиһазларын куллануга аерым игътибар бирелә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ХМАО ИТ-компанияләренә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясендә партнерлар эзләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу – хезмәттәшлек, цифрлаштыру өлкәсендә уртак проектлар эшләү, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ХМАО белгечләрен Kazan Digital Week цифрлы форумында катнашырга чакырды (21-24 сентябрьдә Казанда узачак).

«Без иҗтимагый киңлекләрне үстерүдә тәҗрибә уртаклашырга әзер, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моңа зур игътибар бирәбез, җәмәгать киңлекләрен булдырабыз, күп фатирлы торак йортларның ишегалларын тәртипкә китерәбез. Быел 900дән артык ишегалдын тәртипкә китерергә планлаштырабыз. Бар кайбер стандартлар, аларны без эшләдек. Мин беләм, сез шулай ук шөгыльләнәсез ишегалды мәсьәләләре белән, һәм моңа ихтыяҗ бар. Моннан тыш, бездә территорияләрне комплекслы үстерү, агломерацияләр булдыру тәҗрибәсе тупланган".

ХМАО губернаторы Наталья Комарова ассызыклаганча, Татарстан белән хезмәттәшлек инде берничә ел һәм төрле юнәлешләрдә дәвам итә. Бүген имзаланган чаралар планы 2023 елга кадәр мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк, диде ул.

Наталья Комарова Горький исемендәге Зеленодольск заводы белән пассажирлар йөртү өчен яңа «метеорлар» төзү буенча хезмәттәшлекне билгеләп үтте. Без ике яңа "метеор" алырга тиеш, диде ул.

ХМАО губернаторы Наталья Комарова билгеләп үткәнчә, белгечләрнең компетенцияләрен арттыру, аларны яңа шартларда эшләүгә әзерләү – автономияле округта кадрлар сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Аерым алганда, юграчылар Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбе программалары, Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе базасында хакимият органнары җитәкчеләрен әзерләү, шулай ук Президент программасы кысаларында оешмалар өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча укулар уза.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.