Рөстәм Миңнеханов Якутия Республикасы, Ямал-Ненец һәм Ханты-Мансый автономияле округларының идарәче командалары өчен уку-укыту программасын ачуда катнашты

08.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең уңышлы гамәлиятләре һәм дәүләт идарәсе технологияләре» уку-укыту программасын ачу тантанасында катнашты. Укыту Якутия Республикасы, Ямал-Ненец һәм Ханты-Мансый автономияле округларының идарәче командалары өчен оештырылган. Чарада Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев, Ямал-Ненец автономияле округы Губернаторы Дмитрий Артюхин һәм Ханты-Мансый автономияле округы – Югра Губернаторы Наталья Комарова катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы әлеге төбәкләр белән хезмәттәшлекне активлаштыру яклы. "Ышанам ки, яхшы мөнәсәбәтләр үсешенә сезнең укыту да үз өлешен кертәчәк. Безнең транспорт, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә берничә уртак проектыбыз бар. Бүген безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында документларга кул куелачак", - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, уку-укыту программасы кунакларның теләкләрен исәпкә алып, Казан федераль университеты тарафыннан әзерләнгән: «бу залда субъект җитәкчеләренең катнашуы белем алуга югары таләпләр куя. Безнең республика һәм Казан университеты дәүләт идарәсе һәм цифрлы үсеш өлкәсендәге тәҗрибәләрне өйрәнү урыны итеп сайланганы өчен коллегаларыма рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең монда булуыгыз сезнең командаларыгыз белән бергә, барыннан да элек, белем бирүнең нәтиҗәлелегенә карата шәхси кызыксыну күрсәтә. Үз ягыбыздан без сезнең укуыгыз файдалы һәм бай булсын өчен тырышырбыз".

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, кунаклар алдында республика министрлары, дәүләт органнары җитәкчеләре чыгыш ясаячак, алар икътисад, эшкуарлык, инвестицияләр җәлеп итү, төзекләндерү һәм ТКХ, социаль өлкә, төзелеш һәм транспорт өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачак. Шулай ук видеоконференция режимында чит ил спикерлары чыгышы да каралган.

«Без даими рәвештә укырга, квалификацияләрен күтәрергә тырышабыз. Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри үсешенең үз системасы формалаштырылган. Укытуның төп операторы – Казан федераль университеты. Ел саен 5 мең кеше дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә белем ала. Моннан тыш, эре федераль һәм дөньякүләм белем бирү үзәкләре белән партнерлык мөнәсәбәтләре җайга салынган", - диде Президент.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп аспектлары, Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде, шулай ук төбәк территориясендә гамәлгә ашырыла торган иң эре проектларны билгеләде.

«Дәүләт идарәсенең уңышлы тәҗрибәсен һәм технологияләрен өйрәнү сезгә эштә кирәкле карарлар табарга ярдәм итәр, нәтиҗәлелекне арттырыр, ә иң мөһиме – безнең төбәкара элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәр дип өметләнәм», - дип ассызыклады Президент.

ЯНАО Губернаторы Дмитрий Артюхов республика җитәкчелегенә Ямал делегациясенең Татарстанга визитын югары дәрәҗәдә оештырулары һәм иң яхшы идарә тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан-социаль-икътисадый үсеш юнәлешләренең күп булуы буенча, һичшиксез, лидер. Безнең укуыбызның иң төп бурычы – шәхси элемтәләр. Безнең Татарстан Республикасы вәкилләре арасында бик күп дусларыбыз һәм хезмәттәшләребез барлыкка килер дип ышанам", - диде ул.

Саха (Якутия ) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев билгеләп үткәнчә, Татарстан – гражданнар тормышы сыйфатының интеграль күрсәткече һәм кертелә торган инновацияләр буенча лидер. «Бүген без Татарстанда Якутия көннәрен ачабыз. Барыгызны да бик теләп чакырам. Сез Төньяк Җиренең, күпмилләтле халкыбызның бай мәдәниятен күрерсез. Татарстанның тугандаш халкы да моны бәяләр дип ышанам. 2022 елда без Якутиядә Татарстан көннәрен көтәбез", - дип мөрәҗәгать итте Айсен Николаев Рөстәм Миңнехановка.

ХМАО - Югра губернаторы Наталья Комарова, үз чиратында, Татарстанны РФ төбәкләрендә инвестклимат торышы рейтингында икенче урын белән котлады.

Наталья Комарова шулай ук бу көннәрдә Казанда гамәлгә ашырыла торган уку-укыту программасы төбәкләр өчен бик файдалы булачак, чөнки конкрет тәҗрибәгә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте. "Сүз уңай тәҗрибә һәм яхшы проектлар турында гына түгел, хаталар турында да. Бу зур әһәмияткә ия: аларны яхшы классификацияләү һәм реаль тормышта куллана белү мөһим», - дип өстәде ул.

Укыту программасы 8-10 июнь көннәрендә уза. Өч төбәкнең идарә командалары Казанга кичә килде. Укучылар арасында – губернаторлар урынбасарлары, икътисад, инновацияләр һәм цифрлы үсеш, төзелеш, транспорт, социаль үсеш министрлары, администрацияләрнең юнәлеш департаментлары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары . Укыту секцияләргә бүленгән: икътисад һәм инвестицияләр, төзекләндерү һәм ТКХ, халык белән үзара хезмәттәшлек, социаль өлкә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев