Рөстәм Миңнеханов Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюхов белән очрашты

08.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюхов белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Дмитрий Артюхов Казан Кремленең Мактаулы кунаклары китабында язма калдырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов эш кабинетында яклар төбәкара хезмәттәшлек һәм Татарстан белән ЯНАО арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

"Ямал-Ненец автоном округы безнең ил үсешенә зур өлеш кертә, бу регионга газ, нефть чыгаруның 80 проценттан артыгы туры килә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан - газны эре кулланучыларның берсе, ил буенча 2-3 урында тора.

"Ямалга республиканың сәнәгать предприятиеләре продукциясе китерелә - бу, барыннан да элек, машина төзелеше, суднолар, корабльләр, вертолетлар, автобуслар, шулай ук азык-төлек продуктлары, медицина инструментлары», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов кыскача төбәк сәнәгатендә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, республика Горький исемендәге Зеленодольск заводында су «Метеорларын» җитештерүне яңадан башлап җибәрә. Шулай ук Казан вертолет заводында Ми-8 вертолетларын модернизацияләү процессы бара.

Моннан тыш, очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюховны 21-24 сентябрьдә Казанда узачак Kazan Digital Weeek цифрлы форумында катнашырга чакырды.

"Ямал-Ненец автоном округы  - күпмилләтле төбәк. Округ территориясен үзләштерү чорында бөтен илдән белгечләр тырышып эшләде. Татарстан үз өлешен кертте, һәм безнең гадәттәгечә республикадан чыккан кешеләр күп, алар хәзер төрле тармакларда эшли», - дип белдерде Дмитрий Артюхов.

Икътисадый мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек очрашуның төп темасы булды. Гадәттәгечә Ямал һәм Татарстанны транспорт өлкәсендә тыгыз хезмәттәшлек бәйли. Елга рейсларында Салехардтан Приуральск, Шурышкар, Ямал районнарына юнәлеш буенча Татарстанда Зеленодольск заводында җитештерелгән "А-145" теплоходлары кулланыла. Автоном округ Хөкүмәте республикадан газ-мотор ягулыгындагы 10 автобус сатып алган - Ямал муниципалитетлары өчен - 6 һәм Салехард өчен 4 автобус. Бу өлкәдә хезмәттәшлекнең тагын бер перспектив юнәлеше - округта булган газ-мотор техникасына хезмәт күрсәтү өчен инфраструктура булдыру.

"Татарстан вертолет техникасын җитештерү белән дан тота. Ул безнең төньякта бик кирәк, һәм паркны даими яңартырга кирәк. Республикада иң ышанычлы МИ-8 машиналары эшли. Ямал компаниясе күптән түгел тагын дүрт машинага контракт төзеде», - дип сөйләде ЯНАО губернаторы.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Ямал-Ненец автоном округы, Ханты-Манси автономияле округы — Югра һәм Саха (Якутия) Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре Казан федераль университетының (КФУ) Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында квалификацияне күтәрү өлкәсендә белем алалар. «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше һәм дәүләт идарәсе технологияләре " программасы буенча белем алу 8-10 июньдә узачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.