Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында катнашты

07.06.2021

Бүген Казанда Югары технологияләр технопаркы – ИТ-паркта Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырыш башланганчы чарада катнашучылар һәм чакырылган кунаклар Якутиядән ИТ-индустрия вәкилләре күргәзмәсе белән таныштылар. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда «Якутия - Татарстан» төбәкара форумы уза.

Ассоциация утырышын ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген төп тема – «Барс Груп» компаниясе проектлары. Компания ИТ-базарында 30 елдан артык мәгълүм, аның проектлары илнең күп кенә төбәкләрендә эшли.

Компания презентациясе белән «БАРС Груп» генераль директоры Тимур Әхмәров чыгыш ясады. Компаниянең ИТ-проектлары 8 юнәлеш буенча тәкъдим ителгән, алар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, төзелеш, финанслар һәм башкалар. Аерым алганда, финанс өлкәсендәге эшләнмәләр РФнең 85 субъектында (кулланучылар саны – 323, 2 мең кеше), мәгариф өлкәсендәге ИТ-проектлар – РФнең 25 субъектында (кулланучылар саны – 7,3 млн кеше) кулланыла. Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының вертикаль интеграцияләнгән медицина мәгълүмат системалары амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтүче 14 461 медицина оешмасын берләштерә. «Барс Груп» сәламәтлек саклау өлкәсендә ИТ-хәл ителешләрне гамәлгә ашыру буенча специальләшә һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә илебез ИТ-тәэмин итүчеләр арасында 1 урында тора. «Барс Груп» портфелендә медицина һәм лаборатория мәгълүмат системалары, федераль системалар белән дә шундый проектлар, шул исәптән ЕГИСЗ (ВИМИС һәм башка ярдәмче системаларны да кертеп) һәм башка сервислар бар.

«Җыелмалар» платформасы» турында компаниянең генераль директоры урынбасары Анатолий Младшев чыгыш ясады.

"Генетик мәгълүматларның беренче Россия цифрлы платформасын" үстеш буенча директор урынбасары Эмиль Каргин тәкъдим итте.

Шулай ук «Татарстан Республикасының төзелеш тармагын цифрлаштыру» һәм «Безнең мирас» («Наше наследие») Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын мониторинглауның цифрлы платформасы» проектлары тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең бүгенге утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр беркетмәсен әзерләргә кушты.

Компания турында тулырак мәгълүмат https://bars кgroup/about/


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.