Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мөслим муниципаль районында булды
29.07.2008
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мөслим муниципаль районында булды.
Республика Хөкүмәте башлыгы һәм аны озатып йөрүче кешеләр районда капиталь ремонтның барышы белән таныштылар (“Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” дигән Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында). Аннан соң Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека буенча төзелгән 45 фатирлы торак йортны тапшыру һәм “Юность” (“Яшьлек”) спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендәге яңа стадионны ачуда катнашты.
Мөслим муниципаль районына сәфәр кылу кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук “Агромастер” җитештерү компаниясе ҖЧҖендә булды, көзге игеннәрне чәчү һәм “Сурунчак” КФХ территориясендәге җирне эшкәртүнең барышы белән танышты (уңыш җыю урынында комбайннарны карап чыгу).
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов, тулаем алганда, Мөслим районында булудан начар тәэсир калмавын әйтте.
“Без монда капиталь ремонт эшенең ничек оештырылуын карадык, - диде ул. – 1 нче сентябрьгә кадәр район җитәкчелеге быелгы планга кергән 12 йортның барысын да ремонтлап бетерергә вәгъдә бирә. Әлеге йортларда яшәүчеләр ремонттан канәгать - өй эчендәге бөтен коммуникацияләрне алыштыру эше бара”.
“Моннан тыш, районда социаль ипотека программасы нигезендә һәм агросәнәгать комплексын үстерү кысаларында яңа торак, шулай ук башка социаль объектларны төзү эшләре дә яхшы гына бара”, - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республиканың бөртеклеләр уңышына планнарын бәяләде. “Республикада, фаразлаулар буенча, уңыш начар булмаска тиеш, - дип саный Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. – Без 5 тонна һәм аннан да күбрәк уңыш җыярга ниятлибез. Моңа ирешеп була, бары тик ашлыкны сыйфатлы җыярга һәм элеваторларга салырга гына кирәк. Техника әзер, хуҗалыклар ягулык белән тәэмин ителгән, кешеләрнең эшкә теләкләре бар. Шуңа күрә без зур уңыш алырга җыенабыз”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте