Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВымпелКом» ГАҖ генераль директоры Александр Торбахов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Торбахов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «ВымпелКом» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ республика территориясендә цифрлы икътисадны үстерү өлкәсендә озак вакытлы хезмәттәшлекне күздә тота. Мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр һәм «акыллы шәһәр» элементларын үстерүгә, гражданнарның тормыш сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыру өчен мәгълүматларны анализлау технологияләрен куллануга, элемтә өлкәсендә яңа технологияләр һәм сервисларны үстерүгә, туристлар агымын арттыру өчен ясалма интеллект куллануга юнәлдерелгән чаралар каралган.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан «ВымпелКом» белән стратегик партнерлыкта кызыксына. "Цифрлы технологияләрнең көчле үсеше бүген эшчәнлекнең барлык өлкәләренә дә сизелерлек йогынты ясый. Һәр тармак цифрлы революцияне кичерә. «ВымпелКом» нан партнерларыбыз цифрлаштыру өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия. Без хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
"Бүген цифрлаштыру - модалы сүз генә түгел, ә дәүләт үсешенең гигиена факторы да. Татарстан Республикасы бу өлкәдә лидерларның берсе, һәм без ышанабыз, зур мәгълүматлар, машина белән укыту, ясалма интеллект, болытлы сервислар һәм телекоммуникация платформалары белән эшләү буенча Билайнның зур тәҗрибәсе һәм экспертизасы, шулай ук „акыллы шәһәр“ концепциясе кысаларында безнең карарлар республика гражданнарының тормышын уңайлы һәм куркынычсыз итәргә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Александр Торбахов.
Шулай ук Александр Торбахов Татарстанның 30 студентын инновацион продуктлар эшләү һәм «ВымпелКом» белем бирү программаларында катнашу мөмкинлеге белән стажировкага чакырды.