Бүген борынгы Болгар шәһәре территориясендә ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» бәйрәме узды. Ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм киләсе ел барлык мөселманнар өчен дә үзенчәлекле тире Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула, дип билгеләп үтте. «Безнең Президент Владимир Владимирович Путин бу датаны билгеләп үтү өчен оештыру комитеты рәисен билгеләде. Бүген Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин беренче киңәшмә үткәрде. Бәйрәм чаралары Болгар шәһәре, Казан һәм Татарстан белән генә чикләнмәячәк. Бу – федераль дәрәҗәдәге бәйрәм. Без бу вакыйганың барыбызда да хәтердә калуын телибез, - диде Президентның сәламләү сүзендә. - Бүген безнең белән православие кардәшләребез дә. Бездә 21 июльдә православие дөньясында зур вакыйга булачак – Казан Изге Ана иконасы соборын ачу. Болар барысы да безнең дуслык турында сөйли. Россия – күп милләтле һәм күп динле ил. Һәм, сез күргәнчә, барлык диннәр һәм халыклар үсеш өчен бертигез мөмкинлекләргә ия».
Марат Хөснуллин ил өчен мөһим булган чараны ел саен оештырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Безнең Президент Владимир Владимирович Путин илебез рухи мәдәниятенең нигезе һәм аның дәүләтчелеген ныгыту шарты булган дини традицияләрне саклауның мөһимлеген күп тапкырлар ассызыклады», - дип билгеләп үтте ул.
Вице-премьер ассызыклаганча, бүген Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. «Якын арада без оештыру комитеты составын һәм чаралар планын билгеләячәкбез. Безнең бурыч – бу вакыйгага катнашы булган һәркем безнең эшебезнең нәтиҗәсен тоярга тиеш. Без Татарстан Республикасы белән берлектә бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырырбыз һәм уздырырбыз дип ышанам», - дип өстәде Марат Хөснуллин.
«Без ел саен шушы изге җирдә очрашабыз. Соңгы елларда биредә Борынгы Болгарны торгызу буенча зур эш башкарылды. Тарихи һәйкәлләр торгызылды, яңа әһәмиятле биналар төзелде. Безнең буынга ата-бабаларыбызның ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү бәхете насыйп булды. Ил җитәкчелеге дә әлеге вакыйгага зур игътибар бирә. Бу бик мөһим», - диде Минтимер Шәймиев.
Аннары Марат Хөснуллин, Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Җәмигъ мәйданында узган күмәк өйлә намазында катнаштылар.