Агымдагы елның 4 аенда барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, якынча бәяләүләр буенча, 63,7 млрд. сум тәшкил итте, узган елга карата чагыштырма бәяләрдә – 100,1%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, республика буенча тулаем чәчү эшләре тәмамланган. Язгы чәчү 1,8 млн. га мәйданда башкарылган, уҗымнар 552 мең га мәйданда чәчелгән, уҗымнарның 10%ы начар һава шартлары аркасында һәлак булган: әлеге мәйданнар 58 мең га тәшкил итә, яңадан чәчелгән һәм тыгызланган.
Хәзерге вакытта уңышны формалаштыру буенча эшләр алып барыла, шулай ук терлек азыгы әзерләү башланган. Минераль ашламалар гектарына 72,7 кг тәэсир итүче матдә тупланган, пландагы күрсәткеч 70 кг.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә сиптергечләр паркының бик тузган булуы теркәлә, 1000 берәмлек техниканы яңартырга кирәк. Бу эш башланган инде. «Сиптергечләр сатып алуга чыгымнарның 50%ын субсидияләү турында Татарстан Президенты карары нигезендә аларны яңарту башланды. Агымдагы елның 1 июненә әлеге программа буенча хуҗалыклар тарафыннан 106 үзйөрешле сиптергеч сатып алынган, шул исәптән 1,4 млрд. сумлык 77 үзебезнең сиптергеч. Хуҗалыкларда барлыгы 1115 сиптергеч бар, шул исәптән 307 үзйөрешле берәмлек», - диде министр.
Марат Җәббаров, 2,3% үсеш белән, игенчеләр алдында игенчелекнең тулаем продукциясен җитештерү буенча 144 млрд. сум күләмендә бурыч торуын искәртте. Бу юнәлештә эш катлаулы шартларда алып барыла. "Язгы кыр эшләре югары дәрәҗәдә оештырылуга карамастан, явып узган яңгырлар бөтен җирдә дә нәтиҗәле булмады. Басулардагы хәлне югары температура режимы да катлауландырды. Бүген барлык сиптергечләрне дә максималь рәвештә йөкләндерергә кирәк", - дип ассызыклады ул.
Терлекчелек тармагында мөгезле эре терлекләр санын арттыру буенча уңай динамика күзәтелә. Авыл хуҗалыгы оешмаларында 2021 елның апрель ахырына узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр саны 4,7%ка кимегән, шул исәптән сыерлар саны 3,5%ка кимегән. Агымдагы елның 4 аенда республика буенча 606,4 мең тонна сөт җитештерелгән, үсеш 1,5%. 161,2 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән, җитештерү 1,2%ка кимегән.
19 районда мөгезле эре терлек саны кимегән. Моның төп сәбәбе – терлекләрнең баш санын лейкоздан савыктыру һәм аз продуктлы терлекләрне яраксызга чыгару. Мөслим, Минзәлә, Бөгелмә районнарында терлекләрнең баш саны яңадан торгызыла башлады. Терлекчелек комплекслары актив төзелә һәм нәселле югары продуктлы терлекләр сатып алына.
Шулай ук өстәмә кыйммәтне арттыру максатыннан сәнәгать производстволарын модернизацияләү дә алып барыла. Дәүләт ярдәме чараларын бүлеп бирү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең тотрыклы торышын тәэмин итүнең нәтиҗәле инструменты булып тора. Бүгенге көндә финанслана торган статьялар буенча федераль бюджеттан алучыларга еллык күләмнең 32%ы җиткерелгән, 2021 елга план – 6,993 млрд сум.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр арасында ташламалы кредитлау механизмы кирәк. Бүгенге көндә еллык лимитның 65%ы үзләштерелгән, акча җитештерүчеләргә 451,6 млн сум күләмендә җиткерелгән (елга лимит – 689,6 млн сум).
Авылда эшлеклелек активлыгын арттыру максатларында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны үсешен стимуллаштыруга юнәлдерелгән грант ярдәме бүлеп бирү буенча чаралар гамәлгә ашырыла. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында 2021 елга 345 млн. сум күләмендә финанслау каралган. Финанслауны үзләштерү агымдагы елның августында башланачак.