Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан стендында булды

04.06.2021

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Петербург халыкара икътисади форумында Татарстанның презентация стендында булды.

Игорь Комаров һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы составындагы бер төбәге буларак Татарстанның социаль-икътисади күрсәткечләре, шулай ук хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектлары турында фикер алыштылар.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов кыскача “Иннополис” махсус икътисади зонасы үсешенең барышы һәм аның территориясендәге яңа объектлар турында сөйләде.

Ул шулай ук Иннополис Университеты тәкъдим иткән кайбер белем бирү программалары турында җиткерде.

Игорь Комаров кичә, 3 июньдә, Татарстан Республикасында (Чаллы шәһәрендә) булды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.