Бүген Казан Кремлендә «Синтез» ир-атлар ватерполо клубын – 2020/2021 сезонының Россия чемпионын хөрмәтләү тантанасы булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм команда хезмәткәрләрен җиңүләре белән котлады.
Президент ассызыклаганча, сезон дәвамында Казан ватерполчылары тотрыклы югары осталык күрсәттеләр һәм, барлык матчларда да җиңү яулап, лаеклы рәвештә Россия чемпионаты җиңүчеләре булдылар. "Бу факт, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, турнирның туктатылуы сәбәпле, 2019-2020 еллар сезонында безнең команданың Россия чемпионы дип тану турында илнең Су полосы федерациясе карарын кабул итүнең дөреслеген тагын бер кат раслый", - дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Синтез» уңышлары – барлык коллективның: уенчыларның, тренерларның, җитәкчелекнең, административ персоналның һәм ТР Су полосы федерациясенең планлы эше нәтиҗәсе.
Президент команданың химаячеләренә рәхмәт белдерде, шулай ук җанатарларның ярдәмен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада су спорты төрләре үсешенә, шул исәптән су полосы үсешенә зур игътибар бирелә. Су полосы 3 муниципаль спорт мәктәбендә һәм Казан олимпия резервы училищесында үстерелә. Татарстанда 249 бассейн эшли, алар дөнья һәм Россия стандартларына туры килә. «Синтез» командасының казанышларын билгеләп үткәндә, Рөстәм Миңнеханов яшь ватерполочыларга үрнәк алырлык кешеләр бар, дип өстәде.
Аннары Президент ватерполо клубы вәкилләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
"Синтез" үз тарихында өченче тапкыр ил чемпионатының алтын медален яулады. Турнир финалында Казан командасы Мәскәү «Динамо»сын ике тапкыр җиңде.