Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Бөенроссия дин әһелләре форумында катнаштылар

04.06.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

3 июньнән 5 июньгә кадәр узачак форумга Татарстаннан һәм Россиянең 72 төбәгеннән 1,2 мең татар дин әһеле һәм кунаклар чакырылган. Көн тәртибенә Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту, татар телен саклау һәм үстерү, татар халкының рухи мирасын өйрәнү, шулай ук дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләре мәсьәләләре куелган иде.

Пленар утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев махсус күргәзмә барышында хәзерге Идел буе территориясендә Ислам үсешенең төп этаплары, күренекле татар дин әһелләренең һәм шагыйрьләренең эшчәнлеге белән таныштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы милли-рухи үсешнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора һәм өммәне берләштерүдә зур роль уйный.

Президент искәрткәнчә, быел илдә мөһим вакыйга – Бөтенроссия халык санын алу булачак. Аның нәтиҗәләре буенча татарлар саны динамикасы турында фикер йөртергә мөмкин булачак. Рөстәм Миңнеханов татар дин әһелләрен халык санын алуны әзерләүгә кушылырга чакырды. «Бу эштә без сезгә таянабыз, - дип ассызыклады ул. - Һәр халык үзенең киләчәге турында уйлый. Ләкин туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне сакламасак, киләчәкнең киләчәге булмаска да мөмкин. Һәм бу эш белән бездән башка беркем дә шөгыльләнмәячәк».

Киләсе елда илдә мөһим тарихи вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Татарстан Президенты инициативаның иң югары федераль дәрәҗәдә хуплануына игътибар итте. «Оештыру комитетын төзү турындагы карар Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителде. Комитет рәисе итеп Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин билгеләнде. Ышанам ки, без бу истәлекле датаны лаеклы билгеләп үтәчәкбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Президент дин әһелләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Минтимер Шәймиев үз чыгышында ассызыклаганча, форум бергә җыелып, татар телен, милли гореф-гадәтләрне, динне саклау буенча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирә. «Бүген катлаулы чорлар. Очрашырга, сөйләшергә, бергәләп хәл итү юлларын эзләргә кирәк», - диде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, үсеп килүче буынны тәрбияләү эшләү өчен җитди мәнфәгать булып тора. Бу эштә мәчет каршындагы мәдрәсә мөһим роль уйный.

Шулай ук Минтимер Шәймиев заманча технологияләрне активрак кулланырга өндәде. Аерым алганда, мәчетләрдә оештырыла торган белем бирү курсларын онлайн-форматта трансляцияләргә, шул рәвешле аларның аудиториясен киңәйтергә.

Иртәгә форум делегатлары борынгы Болгар шәһәрендә узган «Изге Болгар җыены»нда катнашачаклар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев