Алексей Песошин Гагаузия башлыгы Ирина Влах белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

03.06.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы-2021 кысаларында узды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Россия төбәге буларак Татарстанның  Гагаузия белән төрле форумнарда фикер алышу мөмкинлеге бар. Икътисади һәм социаль-гуманитар проектлар гамәлгә ашырыла.

2019-2021 елларга уртак чаралар планы имзаланды. Татарстан вәкилләре инвестфорумнарда була һәм автоном-территориаль берәмлек территориясендәге мәдәни чараларда катнаша.

Алексей Песошин Татарстанның машина төзелеше предприятиеләре, химия һәм нефть химиясе продукциясен сатарга, агросәнәгать комплексында хезмәттәшлекне, шәраб җитештерү, медицина һәм фармацевтика буенча хезмәттәшлекне үстерергә әзер булуын әйтте.

Шулай ук мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек турында да фикер алыштылар. Алексей Песошин сүзләренчә, Татарстан вузларында Молдова студентлары санын арттыру мөмкинлеге бар.

Ирина Влах Татарстан җитәкчелегенә Covid-19 пандемиясе чорында ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул кыскача гына төбәктә инфекция таратуны профилактикалау өчен нинди адымнар ясалуы турында сөйләде.

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.