Алексей Песошин Нидерландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хиллес Плух белән очрашты

03.06.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нидерландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хиллес Плухны “Россия - Ислам дөньясы” XII Халыкара икътисади саммитына (2021 елның 28-30 июлендә узачак) чакырды.

Алексей аесошин һәм Хиллес Плух очрашуы Петербург халыкара икътисад форумы-2021 кысаларында узды.

Очрашу барышында Алексей Песошин Нидерландия илчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Кызганычка каршы, сезнең яктан товар әйләнешенең кимүе күзәтелә, бүгенге көндә күләмне арттыру мөһим, диде ул.

Алексей Песошин Хиллес Плухны Татарстан белән танышырга чакырды.

Хиллес Плух үз чиратында билгеләгәнчә, аңа Россия төбәкләре һәм аларның социаль-икътисадый үсеше белән танышу бик кызыклы. “Татарстан – хезмәттәшлекне ныгыту һәм дәвам итү өчен өстенлекле төбәкләрнең берсе. Безнең мөнәсәбәтләргә салынган нигезне исәпкә алып, хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкин”, - диде ул.

“Бүгенге көндә бер-береңә каршы бару, яңа юнәлешләр һәм хезмәттәшлек өчен юллар эзләү аеруча мөһим”, - дип йомгаклады Алексей  Песошин.

 

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.