Татарстан Республикасында ашлыкның төбәк фонды оештырылачак

29.07.2008

Татарстан Республикасында 300 мең тонна запасы булган ашлыкның төбәк фонды оештырылачак. “Инвестиция һәм новацияләрнең республика агросәнәгать үзәге” Дәүләт унитар предприятиесе ашлыкның төбәк фондын оештыру буенча компания-оператор булды. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте. Ул шулай ук быел яңа бөртекле уңышны сатып алу бәяләре 3 нче класслы бер тонна бодай өчен – 5,5 мең сум; 4 нче класслы бер тонна бодай өчен – 5,2 мең сум; 5 нче класслы бер тонна бодай (фураж) өчен – 4,8 мең сум; бер тонна арыш өчен – 4,8 мең сум; бер тонна арпа өчен 4,8 мең сум тәшкил итәчәген әйтте. Журналистларның сорауларына җавап биреп, Илдус Габдрахманов бүген республикада авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә “ашлыкны тотып торырга” тәкъдим итте, чөнки, фаразлауларга караганда, сатып алу бәяләре әле үсәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте