Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин килде

03.06.2021

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде.

«Бигеш» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

Автошәһәргә визиты барышында Михаил Мишустин «КАМАЗ» ГАҖнең киләчәк үсеше турында киңәшмә уздырачак.

Шулай ук РФ Премьер-министры «КАМАЗ»ның җитештерү предприятиеләрендә һәм компаниянең фәнни-техник үзәгендә булачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев