Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча киңәшмәнең барышын Интернет челтәре аша Татарстан Хөкүмәтенең рәсми порталында карап булачак

29.07.2008

Иртәгә, 30 нчы июль көнне, иртәнге сәгать 10 да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Идел буе федераль округына караган Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте югары башкарма органнары җитәкчеләре белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узачак.
Киңәшмәне Рәсәй эчке эшләр министры, армия генералы Рәшит Нургалиев үткәрәчәк.
On-line режимындагы чара Интернет челтәре аша тапшырылачак, һәм аны теләге булган һәркем карый алачак.
Киңәшмәнең барышын күзәтү өчен, Татарстан Республикасының рәсми порталына кереп, (www.prav.tatar.ru), “трансляция” дигән сылтаманы табу да җитә. Һәр кулланучы, каналның үткәрү сәләтенә туры китереп (56 Кб/сек, 128 Кб/сек яки 256 Кб/сек), мөстәкыйль рәвештә трансляция тизлеген сайлый алачак.