Татарстанда Aurus Senat автомобильләрен серияле җитештерүгә старт бирелде

31.05.2021

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә (ТР Алабуга муниципаль районы) Aurus Senat автомобильләрен серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасы булды.

Чарада Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Владимир Путин Россия тарихында беренче тапкыр «нульдән» вәкиллекле класслы автомобильләр линейкасы төзелүен искәртте. Моннан тыш, традицион дизайн да таныла.

Россия Президенты ассызыклаганча, автомобильне эшләү Европа һәм Азия белгечләре һәм инженер үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылды. Барысы да тиз эшләнде, һәм безнең партнерларыбыз безнең белән бергә шатландылар, диде Владимир Путин.

Россия Президенты ассызыклаганча, комплектлау әйберләре белән тәэмин итүчеләрнең 70% ка якыны - безнең, Россия компанияләре.

«Аурус» автомашиналарын серияләп чыгару Россия автомобильләренең халыкара базарда да катнашуын көчәйтәчәк, югары технологияле продукция экспортын арттыру мөмкинлеге бирер дип өметләнәбез. Һәм, әлбәттә, Татарстанда җитештерү мәйданчыгын ачу – регион үсешенә тагын бер этәргеч. Татарстан бик күп күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә, әмма заманча эш урыннары барлыкка килү, социаль бурычларны хәл итү өчен кирәк булган салым керемнәрен арттыру хисабына, Татарстан тагын бер адым алга таба барачак. Мин тагын бер кат яңа производство булдыру, шулай ук «Аурус» автомобильләрен эшкәртү өстендә эшләүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Предприятие коллективын эш башлану белән котлыйм. Барыгызга да алга таба уңышлар һәм, әлбәттә, иң изге теләкләр телим», - диде Владимир Путин.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров шулай ук искә төшергәнчә, бүген тулы цикл буенча – кузовларны эретеп ябыштырудан алып финал сынауларына кадәр - «Сенат» моделен серияле җитештерүне башлап җибәрәбез. 

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, югары ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Хөкүмәт ярдәме булмаса, проект мөмкин булмас иде, диде ул.

«Без автомобиль республикасы буларак билгеле инде, безнең «Камаз» лар бөтен дөньяда билгеле. Һәм мин ышанам ки, Aurus шундый ук бренд булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Tawazun компаниясе (БГӘ) белән Татарстан тыгыз эшли һәм аның тәҗрибәсе бар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.