Рөстәм Миңнеханов Лаеш, Алексеевск һәм Чистай районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

04.05.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә муниципаль районда булды һәм язгы кыр эшләре барышы белән танышты.

Республика башлыгын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.  

Сәфәр Лаеш муниципаль районыннан башланды. Биредә Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Лаеш муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты ("Леонов Ю.Б." ИЭ гаилә фермасы территориясендә, Шуран авылы). Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзер иң мөһиме - кырлардагы дымны саклап калу, сыйфатлы итеп һәм кыска срокларда чәчүне уздыру, шулай ук үсентеләрне чүп үләннәреннән, зарарлы бөҗәкләрдән һәм авырулардан яклау гамәлләрен вакытында башкару.  

Хуҗалыклар җитәкчеләре ТР Президентына минераль ашламалар, ЯММ вакытында сатып алуга ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерделәр.

Лаеш муниципаль районында бүген чәчү эшләре 30 %ка үтәлгән - көзге бөртеклеләр 7,6 мең гектар мәйданда. Районда ясмык (3,5 мең га), бодай (3,4 мең га) һәм борчак (0,7 мең га) чәчү бара. Хәзер районда күпьеллык үләннәрне торналау тәмамланды, уҗым культураларын дым белән каплау һәм туфракны дым саклау өчен эшкәртү тәмамланып килә.

Рөстәм Миңнеханов үсеп килүче районга балалар бакчасы, мәктәпләр һәм ФАП җитмәүгә игътибарны юнәлдерде. Тагын бер күтәрелгән тема – шәхси хуҗалыкларны, гаилә фермаларын үстерү. "Шәхси хуҗалыкларга, гаилә фермаларына ярдәм күрсәтергә кирәк. Аларның хуҗалары үз-үзләрен тәэмин итәләр, шулай ук башкаларга эш бирәләр", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ТР Президенты Юрий леоновның "Шуран хуҗалыгы" гаилә фермасын, туристлык комплексын карап чыкты. Монда кирпечтән төзегән ат абзары, атларга күнегүләр уздыру өчен мәйданчык, сыер абзарлары, кәҗә, бозау абзарлары, ял итүчеләр өчен алты йорт бар.   


ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Матбугат хезмәте