Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре федераль бюджеттан субсидияләр алачак
29.07.2008
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре урып-җыю вакытында ягулык өчен федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә 880 млн. сум күләмендә акча алачак. Бүгенге көнгә бу суммадан 150 млн. сум алынган инде, калган акчалар августның беренче яртысында киләчәк.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып узган брифингта игенчелек буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтеп үтте.
Ул шулай ук, кош һәм дуңгыз ите җитештерүгә булышлык итү өчен, Рәсәй буенча тулаем алганда 10 млрд. сум акча бүлеп бирелгәнлеге турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы бу суммадан субсидияләр формасында 560 млн. сум алырга исәп тота (кош ите җитештерү – тоннасына 5 мең сум, дуңгыз ите җитештерү – тоннасына 10 мең сум).
Моннан тыш, республика хуҗалыклары, үсемлекләрне саклау өчен компенсация буларак – 150 млн. сум, элита орлыкларына дип, субсидияләр рәвешендә тагын 60 млн. сум алырга мөмкин.
Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре дәүләт ярдәме рәвешендә 1,5 млрд. сум акча алачаклар.
“Әлбәттә, бу әлеге юнәлешләр буенча чыгымнары һәм нәтиҗәләре булган хуҗалыкларга кагыла”, - дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте