Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Химиклар көне белән котлавы.
“Хөрмәтле фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Химиклар көне белән котлыйм!
Татарстан гасырлардан килгән данлыклы фәнни традицияләргә һәм югары сәнәгый потенциалга ия. Алар илнең икътисади үсешен һәм финанс тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Татарстанның фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе предприятиеләре, кайбер очракларда Европа һәм Россиядә иң зур предприятиеләр буларак, продукциянең көндәшлеккә сәләтле яңа төрләре белән базарларга чыга. Андый дәрәҗәгә көндәлек тырыш хезмәт, үз һөнәреңә бирелгәнлек, эшеңә карата җитди мөнәсәбәт һәм меңләгән югары квалификацияле белгечләрнең югары оешканлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән.
Хезмәткә хөрмәт, белемгә омтылыш һәм даими үсеш Татарстандагы яшь химикларның актив тормыш позициясенең нигезе булырга тиеш.
Һичшиксез, илебез сәнәгатен комплекслы үстерү, инновацион проектларны гамәлгә ашыру – гражданнарның бай тормыш чыганагы, икътисадның куркынычсызлыгы арттыру, киләчәк буыннарның лаеклы яшәвенә гарантия булып тора.
Республиканың фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгатенең барлык хезмәткәрләренә югары профессиональлек, эшләренең нәтиҗәләре өчен җаваплы булулары, үзләре сайлаган өлкәдәге эшчәнлекләрен камилләштерүгә даими омтылышлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Тармак ветераннарына – аеруча рәхмәт. Сезнең Татарстан Республикасында зур химияне булдыруга һәм аның үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез.
Үзенең тормышын химия тармагы белән бәйләгән барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.