Санитар-экологик ике айлык йомгаклары: 21 мең берәмлектән артык техника җәлеп ителгән, полигоннарга 400 мең куб.м калдык чыгарылган, 700 меңнән артык агач һәм куак утыртылган

29.05.2021

Татарстан Республикасында 31 майда рәсми рәвештә территорияне чистарту буенча санитар-экологик ике айлык тәмамлана. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков санитар-экологик ике айлык үткәрү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ике ай дәвамында муниципаль берәмлекләр, табигать саклау хезмәтләре, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләр һәм оешмалар, битараф булмаган кешеләр санитар-экологик тәртип урнаштыру буенча эш алып бардылар. Чарада барлыгы 780993 кеше катнашты.

Министр сүзләренә караганда, татарстанлылар, гадәттәгечә, территорияләрне чистарту эшендә актив катнаша. Ул республикада яшәүчеләр турында аерым сөйләде, алар әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә чын үрнәк булып тора. Азнакай районыннан Рафиковлар гаиләсе 2009 елдан бирле табигатьне саклау чараларына өнди. Уртак көч белән алар Ирекле авылы тирәсендә, чокырларда һәм бушлыкларда 200 гектардан артык урман утырткан инде. Тагын бер мисал – Арчада яшәүче Руслан Әһлиевның актив эшчәнлеге, сулыкларны чүп-чардан чистартып тора.

Ике айлык башланганнан бирле территорияләрне җыештыруда 21 мең берәмлектән артык техника җәлеп ителгән, полигоннарга 400 мең куб.м калдык чыгарылган, 700 меңнән артык агач һәм куак утыртылган, балалар мәйданчыклары, тукталыш павильоннары тәртипкә китерелгән.

22 майда Казанда Идел көненә багышланган «Россия суы» бөтенроссия акциясенең экомарафоны узды. Бер үк вакытта ярларны Волгоградта, Саратовта, Түбән Новгородта, Самарада чистарттылар, барлыгы акциягә 15 төбәк кушылды. Бу көнне яр буе зоналарын 23 меңнән артык татарстанлы чистартты. Республика буенча барлыгы 1400 куб м чүп-чар җыелган, 236 км яр буе территориясе тәртипкә китерелгән.

Татарстанда ярларны чистарту буенча акцияләр дәвам итә, барлыгы 1 меңнән артык чара планлаштырылган. Узган ел ярлар линияләрен чистарту буенча төбәкләр рейтингында республика 3 нче урынны алган, 100 меңнән артык татарстанлы катнашкан.

«Халык контроле» системасы халык белән элемтәнең нәтиҗәле коралы булып тора. ТР Экология министрлыгы белгечләре кергән барлык мөрәҗәгатьләргә оператив рәвештә җавап бирәләр (2020 елда – 95,42%).

Массакүләм мәгълүмат чараларында күп санлы сюжетлар һәм мәкаләләр ярдәмендә күп кенә мәсьәләләр хәл ителде. Барлыгы ике ай эчендә 500дән артык материал чыгарылган. Журналистларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт.

Узган экологик ике айлык йомгаклары турында сөйләгәндә, Александр Шадриков түбәндәгеләрне хәбәр итте: күзәтчелек чаралары барышында 3 мең 800 дән артык рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган, 96%ы бетерелгән (3703).

Узган ел белән чагыштырганда ачыкланган чүплекләр саны, бу мәсьәләдә муниципаль районнарның актив позициясе, шулай ук гражданнар тарафыннан җәмәгать контроле кысаларында хокук бозуларны ачыклау хисабына арткан. Чүплекләрнең гомуми саны артуга карамастан, зур күләмлеләре саны кимегән, ачыкланган барлык чүп өемнәре 80% тәшкил итә.

Министр фикеренчә, үткәрелә торган чараларны дәвам итәргә кирәк, шул исәптән калган җитешсезлекләрне бетерү дә.

Чүплекләр саны артуны исәпкә алып, тәртип бозучыларга административ йогынты чаралары да артты. Агымдагы елда күзәтчелек органнары һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан 5 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Хокук бозуларның төп төрләре булып төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү калдыкларын санкциясез урнаштыру, йорт яны территорияләрен чүпләү, контейнер мәйданчыкларыннан калдыкларны вакытында чыгармау тора.

Барлыгы 13 млн.257 мең сумлык штраф санкцияләре салынган.

Киңәшмәдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы муниципаль берәмлек» конкурсы нәтиҗәләре дә игълан ителде.

Санитар-экологик ике айлык нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән муниципалитетларга бүләкләр тапшырылды.

«Үзәк – статуслы муниципаль районнар» категориясендә өченче урынны шәһәр тибындагы поселогы, район үзәге, авыл категориясендә Югары Ослан муниципаль районы алып тора.

Бу категориядә икенче урынны Апас муниципаль районы ала.

«Шәһәр тибындагы поселогы, район үзәге, авыл» статуслы муниципаль районнар төркемендә Саба муниципаль районы иң яхшысы дип табылды.

«Шәһәр статусы – үзәге булган муниципаль районнар» категориясендә Бөгелмә муниципаль районы өченче урында тора.

Шул ук категориядә икенче урынны Түбән Кама муниципаль районы ала.

Һәм беренче урынны Әлмәт муниципаль районы алды.

«Шәһәр округлары» төркемендә Чаллы шәһәре икенче урында тора.

«Шәһәр округлары» категориясендә Казан шәһәре иң яхшысы булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.