2008 елда Татарстан Республикасында бөртеклеләрнең тулай җыемы 5 млн. тонна тәшкил итәчәк дип көтелә
29.07.2008
2008 елда Татарстан Республикасында бөртеклеләрнең тулай җыемы 5 млн. тонна тәшкил итәчәк дип көтелә. Республика буенча уртача уңдырышлылык бүгенгә гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. Бу турыда журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты брифингында игенчелек буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар барлык авыл хуҗалыгы мәйданнарының 1,7 млн. гектарын биләп тора, шул исәптән көзге игеннәр – 555 мең га һәм язгы культуралар – 1,1 млн. га (сабан бодае – 500 мең га, арпа – 406,9 мең га, орлыкка дигән кукуруз - 112,9 мең га).
Быел техник культуралар 188,2 мең га алып тора (шулардан шикәр чөгендере – 61 мең га, рапс – 117,4 мең га, бәрәңге – 82,8 мең га).
Илдус Габдрахманов шулай ук быел Татарстанда 6 млрд. сумлык минераль ашламалар сатып алынуы, шулардан 2,8 млрд.сумы республика бюджетыннан бүленеп бирелүе турында да хәбәр итте.
Үсемлекләрне саклау кысаларындагы чаралар 1 млн. га мәйданда үткәрелгән.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 60 мең га мәйданда бөртеклеләр чабып алынган, 30 мең га мәйданда суктырып бетерелгән. Уртача уңдырышлылык гектарыннан 35,5 центнер тәшкил итә, ягъни узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 6 центнерга күбрәк.
Илдус Габдрахманов журналистларга шул турыда да искәртте: 23 нче июльгә алынган мәгълүматлар буенча Рәсәйдә 6,5 млн. га мәйданда (барлык мәйданның 14% ы) бөртеклеләр җыеп алынган, уртача уңдырышлылык гектарыннан 37,7 центнер тәшкил итә.
Татарстан Республикасында урып-җыюга 33 район керешкән; Зәй, Норлат, Апас, Сарман районнарында
урып-җыю әйбәт темплар белән бара.
Уңдырышлылык буенча лидерлар булып, Норлат (43 ц/га), Буа (42,4 ц/га), Сарман (42 ц/га), Чирмешән (41,7 ц/га) районнары тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте