Алексей Песошин “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

28.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы  узды.

Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылган иде, шул исәптән “Татэнергосбыт” АҖнең 2021 елның 1 кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук агымдагы елда капиталь кертемнәр программасына өстәмәләр һәм яңа редакциядә компания ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында положение.

Беренче мәсьәлә буенча “Татэнергосбыт” АҖ директоры Рифнур Сөләйманов доклад ясады.

Россия буенча 2021 елның 1 кварталында электр энергиягә ихтыяҗ 3,9%ка, ә Татарстан Республикасы буенча 2,5%ка артты һәм төбәк буенча гомуми кулланыш 8 млрд. 288 млн. кВт.с. тәшкил итте. Уңай динамиканың төп сәбәбе – узган елга караганда кышның салкын булуы.

Алга таба Рифнур Сөләйманов Директорлар советына компаниянең финанс хәле күрсәткечләрен тәкъдим итте. Ул билгеләгәнчә, күрсәткечләр билгеләнгән бәяләү критерийларына туры килә.

Агымдагы елның 1 апреленә компаниянең дебитор бурычлары 451,0 млн.сум тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 5,6%ка кимрәк.

Директор билгеләгәнчә, халык төркеме буенча иң зур бурычлар 2021 елның март башына туры килгән һәм 189 млн.сум тәшкил иткән.

Рифнур Сөләйманов докладын йомгаклап, компания бурычлары булган физик затларга электр энергиясен бирү буенча чикләү кертә башлады, дип белдерде. Бу чикләүләр 2020 елның апрелендә мораторий кабул ителү сәбәпле туктатылган иде.

Директорлар советы 2021 елга “Татэнергосбыт” АҖ нең капиталь кертемнәр программасына өстәмәләрне һәм яңа редакциядә компания ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында положениены карады һәм раслады.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татэнергосбыт” АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча.