Фәрит Мөхәммәтшин: "Тулаем алганда чәчү өчен шартлар уңайлы"
03.05.2013
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кичә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә – Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә районнарында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Баулы районында чәчү эшләре 23 процентка башкарылган, 4,9 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчелгән. Районда арпа һәм бодай чәчү бара. Баулы хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне тырмалауны тәмамлаган, уҗым культураларында дым каплату тәмамланып килә.
Ютазы муниципаль районында да күпьеллык үләннәрне тырмалауны тәмамлаганнар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, районда 5,9 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчелгән, бу планның 21 проценты. Хәзер бөртеклеләр һәм борчак чәчү дәвам итә.
Бөгелмә районы аграрийлары бөртекле язгы культураларны 6,5 мең гектарда чәчкән. Планның 20 проценты үтәлгән. Бу язда район хезмәтчәннәре сабан культураларын барлыгы 45,7 мең гектарда чәчәргә планлаштыра. Бүгенге көндә биредә күпьеллык үләннәрне тырмалау эшләре төгәлләнгән, уҗым культураларында дым каплау тәмамланып килә.
Барлык өч районда да Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлар белән очрашты. Дәүләт Советы рәисе аграрийлар белән очрашу вакытында республикада чәчү эшләренең югары темплар ала баруын искәртте. Аның бәяләвенчә, кыр эшләре оешкан төстә һәм яхшы гына агротехник вакытта бара. “Яз беркадәр соңга калып килсә дә, тулаем алганда, чәчү өчен шартлар уңайлы. Узган ел чәчелгән уҗым культуралары үсемлекчелек тармагының тотрыклы эшләячәгенә ышаныч тудыра”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Аграр министр Марат Әхмәтов фермерлар белән аралашу вакытында быел каралган дәүләт ярдәме ( шул исәптән федераль һәм республика бюджетларыннан) хакында сөйләде. Аның белдерүенчә, дәүләт тарафыннан нинди ярдәм булачагы һәм аның күләме хакында быелгы уңышка кагылышлы фаразларга беркадәр ачыклык кергәч билгеле булачак.
Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге