Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясеннән VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар, шулай ук 2021 елгы Бердәм тавыш бирү көнен үткәрү кысаларында Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары депутатларына кандидатлар буенча электрон алдан тавыш бирүдә катнашты.
Электрон форматта алдан тавыш бирү бер атна дәвамында – 2021 елның 24 маеннан 30 маена кадәр бара.
Рөстәм Миңнеханов https://pg.er.ru/ сайтында хисап язмасын теркәде, аны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта активлаштырыла.
Моннан тыш, теләүчеләр көндез – 30 майда, якшәмбе көнне – тавыш бирә алалар. Моның өчен даими яшәү урыны буенча сайлау участогына килергә кирәк.
Әлеге алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлаучыларның иң күп тавышын җыйган кандидатлар «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясеннән VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка тәкъдим ителәчәк.